Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:29

Татар халкын күтәрелеш һәм җиһадка чакыру видеосы Татарстан мөселманнары, милләтчеләре һәм республикага басымны арттыру өчен эшләнгән булырга мөмкин ди белгеч.

Узган атна азагында YouTube сәхифәсендә татар халкын күтәрелеш һәм җиһадка чакыру мөрәҗәгате видеосы чыккан иде. Анда битен яулыкка чорнаган, янына Калашников автоматы куйган, үзен Төньяк ислам армиясе вәкиле Сәйфетдин әл-Татари дип атаучы бер кеше татарларның бөтен бәласе Русиядә булуын, ата-бабаларның Татарстан җирләре өчен сугышып шәһит китүләрен, ә оныкларының Ватан өчен бу кан коюларны онытуларын сөйли. Явыз Иван уллары коллыгыннан чыгарга кирәклеген әйтә һәм Татарстанны “азат итү” өчен Русиягә каршы җиһадка күтәрелергә чакыра. Боларның барысын да ул урыс телендә татар акценты белән сөйли.

10 минутка якын булган әлеге видеога дүшәмбе көнне төштән соң инде кереп булмады. Сәясәт белгече Руслан Айсин әлеге видеоны хәзер дөньяда бара торган террор актлары шаукымы белән бәйли.

“Минемчә, бу шул бер линиядә бара торган әйбер. Аннары кеше урысча сөйләшә, шул ук вакытта аның акцентыннан татар икәне беленә. Өч ел элек "Татарстан әмире" дигән бер бәндә чыккан иде инде. Ул шулай ук кайдадыр урман эченнән видеохәбәр җибәрде. Имеш, җиһад игълан итә, фәлән-фәсмәтән. Әмма күпчелек белгечләр, экспертлар моны фейк (ялган) дип атады. Беренчедән, ул шәһадәтне дөрес итеп әйтмәде, хаталар белән булды. Һәм аның дискурсыннан аның уйналган бер видео булуы күренде. Ул вакытта Татарстанга каршы зур кампания алып барыла иде. Миңа калса, бу шул кампаниянең бер өлеше, бер проекты булып торды.

Руслан Айсин

Руслан Айсин

Хәзерге очракта, әлбәттә, ике версия булырга мөмкин. Беренчедән, ике-өч кеше, радикаллар җыелып шундый бер видеоязма әзерләгән булырга мөмкин. Күренеп тора, ул кимендә ике камерага төшерелгән. Димәк, һәрхәлдә, аның бер ярдәмчесе бар. Икенчедән, мин аны Казанга билгеле исламофоб Роман Силантьев килүе белән бәйләп карыйм. Ул Татарстанны экстремистлар һәм террористлар учагы дип бәяләде. Мәскәүдә билгеле бер көчләр Татарстанны шундый экстремистик төбәк дип күрсәтергә телиләр, чөнки бу мәгълүмат һөҗүме артында зуррак проектлар тора.

Ул да булса, 2017 елда Татарстан белән Русия федерациясе арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүенең мөддәте тәмамлана. Димәк киләсе 2016 елда Мәскәү белән сөйләшүләр булачак. Аннан соң президент атамасы тирәсендә дә Мәскәү белән Казан арасында ниндидер киеренкелек бар.

Шул ук вакытта Мәскәүнең, яисә ниндидер кешеләрнең козырь буларак Татарстанны шундый бер экстремистик учак дип атау нияте бар, миңа калса.

Аннан соң Сүриядә барган сугышка Русиянең катнашуы, гомумән, хакимиятнең абруен төшерә. Һәм дә инде, әлбәттә, Париждагы террор гамәлләреннән соң, Брюссельдәге хәлләрдән соң мондагы мөселманнарга да, милләтчеләргә дә (махсус хезмәтләр өчен алар арасында бернинди аерма юк) ниндидер басым булырга мөмкин. Менә бу видеоязма, миңа калса, шул басымның башлангычы булырга мөмкин,чөнки аларга сәбәп кирәк, ә бу видео сәбәп булып тора ала.

Күптән түгел полиция Алабугадагы милләтчеләрне дә урамга алып чыгып, асфальтка егып салып шундый әшәкелекләр эшләде.

Facebookтагы скриншот

Facebookтагы скриншот

Видеода бит татар халкына мөрәҗәгать ителә, шуңа аны милләтчеләр белән бәйләргә мөмкиннәр. Белүебезчә, элегрәк Мәскәү, махсус хезмәтләр милләтчеләрне шул ук чечен экстремистлары белән бәйләгән иде. Рәфис Кашапов Басаев белән очрашкан дигән нәрсәләрне һаман да күтәрәләр. Менә бу видеоязма шундый бер "сәбәп" булырга мөмкин, миңа калса. Беренчедән, мөселманнарга, гади милләтчеләргә. Ә инде югарырак дәрәҗәдә ул, гомумән, Татарстанга каршы бара торган бер проект була ала”, диде Айсин.

Татарстан ФСБсында Азатлыкка белдерүләренчә, бу видео хакында алар рәсми белдерүләр бирмиләр.

“Әлбәттә бу видео исәпкә алынды һәм барлык кирәкле гамәлләр эшләнә. Моның максатын, авторларын һәм моның ниндидер провокация яки нәрсәгәдер чакырумы икәнен белү өчен эшләр алып барыла. Игътибарсыз калмаячак”, дип әйттеләр.

Татарстан мөфтиятеннән аңлатма алу мөмкин булмады. Матбугат үзәге көн дәвамында җавап бирергә ышандырса да, соңрак телефоннарын алмадылар.

"Татарстан мөҗәһирләре әмирен" җирләү видеосыннан. 2012 ел.

"Татарстан мөҗәһирләре әмирен" җирләү видеосыннан. 2012 ел.

Билгеле булганча, 2012 елда инде “Татарстан мөҗәһидләре” видеолары пәйда булган иде.

Башта әмир 2007 елда ук үзләренең Кавказ әмирлеге мөҗәһиде Докка Абу Усманга (Доку Умаров) кушылган булуларын, ә 2012 елда аңа антларын яңартуларын, бөтен фәрманнарын да үтәячәкләрен белдерде. Әлеге видеода әмир янында битлектән һәм кулларына корал тоткан тагын алты ир-ат та бар. Инде Татарстан Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң "Татарстан мөҗәһитләре әмире”нең тагын бер видеосы пәйда булды. Ул анда үзе генә иде һәм бу һөҗүмнәрне үзенең фәрманы белән оештырылганлыгын әйтте.

Бу белдерүдән соң Татарстандагы тикшерү идарәсе әмир 36 яшьлек чистайлы Рәис Миңгалиев булырга мөмкин дигән белдерү ясады.
"Звезда Поволжья" газеты нәшире Рәшит Әхмәтов интернетта берсе артыннан-берсе пәйда булган бу тасмаларның да, Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң вакыйгалар агышының да бер үк режиссер тарафыннан алдан ук уйланган күпкисәкле сериалга ошавын әйткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG