Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:36

Карадениз: "Түбәтәйне башка киюгә караганда күңелгә урнаштыру мөһимрәк"


Рубин футбол такымының төрек уенчысы Гөкдениз Карадениз 23 ноябрьдә Казан-Аренада җанатарлар белән очрашты. Атаклы футболчы җанатарлар белән фотога төшеп, аларга имза да таратты. Шулай ук журналистларның түбәтәйгә кагылышлы сорауларын да җавапсыз калдырмады.

Рубин футбол клубы уздырган бу чара, Гөкдениз Караденизның 2008 елдан бирле Рубин өчен 250нче матч уйнавы уңаеннан оештырылды. Рубинның төрек уенчысына иң элек "Бу бары тик башлангыч. 250" язулы футболка бүләк ителде, ә җанатарлар белән әңгәмә башланыр алдыннан бер кечкенә җанатар аңа Татарстан гербы чигелгән татар түбәтәе бүләк итте.

Рубин такымының генераль директоры Илгиз Фәхриев иң башта сүз алып Рубинның тизрәк яңа уңышларга ирешә башлавын теләүләрен һәм Рубинның әлеге уңышына үз тәҗрибәсе, такымдагы үз авторитеты һәм көче белән Гөкденизнең ярдәм итәчәгенә өмет итүләрен әйтеп үтте.

Гөкдениз чыгышында Рубинның, Казанның үзе өчен өй кебек булуын әйтте.

"Кеше үз өендә һәрвакыт матур көннәр уздырырга тели. Без бик зур гаилә кебек. Һәрбер кеше, гаиләдә кайчак авыр, кайчак җиңел вакытлар булганын белә. Илгиз абый әйткәнчә, хәзер бераз авырырак чорны үтеп барабыз. Әмма Рубинның үзенә күрә бер мәдәнияте бар. Һәм без ул мәдәниятне Казан шәһәреннән, Татарстаннан алабыз", дип белдерде.

Аннан соң очрашу сорауларга җавап рәвешендә үтте. Гөкдениз үзенә юнәлтелгән бер сорауны да җавапсыз калдырмады, кайсына озаграк кайсына исә азрак тукталды. Ә сорауларның күпчелеген кечкенә җанатарлар бирде.

– Сез ни өчен Рубинны сайладыгыз?

– Миңа Рубинга килү тәкъдимен элекке баш тренер Корбан Бердыев ясады. Күп уйладым. Аннан Татарстан белән Төркия мәдәниятләренең бер-берсенә якын булуын белдем. 2008 елда Рубинга килергә булдым һәм хәзер әле ярый бу такымга килгәнмен дип уйлыйм.

– Сез Русиядә инде күптән, шулай да иң гаҗәпләндергән әйбер нәрсә булды сезнең өчен?

– Минем өчен шаккатмалы нәрсәләр – Русиядәге ераклыктыр. Мин беренче мәртәбә Владивостокка очкан вакытта анда ике сәгатьтә барып җитербездер дип уйлаган идем. Әмма без 12 сәгать очтык. Төркиядән 12 сәгатьтә Америкага барып җитеп була бит.

– Сезгә Рубинда уйнау ошыймы?

–​ Мин монда кәеф алам.

– Сез ни өчен 61нче номер белән уйныйсыз?

– Аны арттан укысаң 16 була бит. Ягъни Татарстан номеры (елмая). Ә дөресен әйткәндә, ул минем туган шәһәрем Трабзонның номеры. Шуңа күрә мин бу номердан аерылмыйм.

– Төркиягә кайта калсагыз кайсы такымда футбол уйнар идегез һәм футболны ташласагыз кайсы такымда баш тренер булыр идегез?

– Минем хәзерге вакытта Рубин белән 2,5 еллык килешүем бар. Ә футбол уйнаудан туктагач нәрсә эшләрмен әлегә әйтә алмыйм. Мин әле футбол уйнауны гына уйлыйм. Төркиягә кайтаммы, кайтмыйммы – әле бу хакта уйламадым. Ансын вакыт күрсәтер. Мин бар көчемне Рубин өчен сарыф итәсем килә. Бу такымда кубокны баш өстенә күтәрәсем килә.

Гөкдениз журналистларның Крылья Советов матчында гол керткәннән соң ни өчен түбәтәй киүен, гол кертмәгән булсаң, түбәтәй кияргә уйламаган идеңме, дигән сорауларын да җаваплап үтте.

Гол керткәч түбәтәй кию теләге миндә күптәннән бар иде инде. Соңгы вакытларда җәрәхәт алганга күрә гол кертә алмадым. Крылья Советов матчында берьюлы ике гол керттем. Һәм түбәтәй кию шул матчка насыйп булды. Әмма түбәтәйне башка кию ул кадәр мөһим түгел, иң мөһиме – аны күңелеңә урнаштыру. Ә без аны күптәннән күңелебезгә урнаштырдык инде, дип белдерде Гөкдениз Карадениз журналистлар белән әңгәмәсен тәмамлап.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG