Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Екатеринбурга килгәндә укучылар мәктәпкә бармаячак


25 ноябрь Владимир Путин Екатеринбурга "Ельцин үзәген" ачырга килә. Үзәк янындагы мәктәп ябыла.

Екатеринбурга президент Владимир Путин һәм премьер-министр Дмитрий Медведев килгән көнне 69нчы санлы мәктәптә дәресләр булмаячак, ата-аналарга мәктәпнең 25 ноябрь ябык булачагы турында хәбәр ителгән. Уку йорты бу көнне ачылачак Ельцин үзәге янында урнашкан. e1.ru сәхифәсе хәбәр итүенчә, шәһәр үзәгендә урамнар ябылуы сәбәпле, ата-аналар балаларын мәктәпкә китерә алмаячак.

Мәгариф идарәсе дәресләрнең булмаячагы турында хәбәрдар түгел булып чыкты. Идарә башлыгы Евгения Умникова сүзләренә караганда, "мәктәп директорына, күрәсең, башка органнардан күрсәтмә булган".

Үзәктә яшәүчеләргә өйләреннән чыкмаска, тәрәзәдән карамаска киңәш ителгән, полиция өйдән өйгә йөри.

Полиция бу чараны "планлаштырылган", диде һәм өйдән өйгә йөрүләр, анда яшәүчеләр белән танышуларны, чормаларны тикшерүне "гадәти" эш дип атады. Социаль челтәрләрдә Ельцин үзәген җыештыруга Урал федераль университет студентлары китерелгән, дип хәбәр ителә. Университетның матбугат хезмәте моны кире какты.

XS
SM
MD
LG