Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия AliExpress һәм eBay'дан алучыларга салым кертергә тели


"Кара җомга". Ел саен (быел 27 ноябрь)бу көнне бәяләр төшерелә
"Кара җомга". Ел саен (быел 27 ноябрь)бу көнне бәяләр төшерелә

Евразия икътисади комиссиясе интернет аша чит илләрдән тауар алучыларга салым тәкъдим итә.

Евразия икътисади комиссиясе шурасы чит илләрдән интернет аша алынган тауарларга салым кертү тәкъдиме белән чыкты, дип яза "Коммерсант". 22 евродан кыйбатрак һәм 1 кг авыррак тауарларга 15 евролык салым кертергә җыеналар. Бу салым Русиядә популяр булган AliExpress һәм eBay кебек чит ил сәүдә порталларыннан сатып алуны киметеп Русия сайтларыннан алуны арттырыр, дигән план белән тәкъдим ителә.

22-150 евро бәясендә һәм 10 кг артмаган тауарлар өчен 15 евро салым, 150 евродан кыйбатрак һәм 10 кг авыррак тауарлар өчен 15 еврога өстәм таможня бәясенең 30%, әмма 1 килодан 4 евродан да ким булмаган түләү каралган. Икенче тәкъдим 150 еврога кадәр тауарга 10 евро салым, кыйбатракларга 10 еврога өстәп таможня бәясенең 30%.

Бүгенге көндә чит илләрдәге интернет кибетләрдән 1 мең доллар һәм 31 кг артмаган тауарны Русиягә бушка китереп була. Казакъстан һәм Беларус комиссиянең бу тәкъдимен хуплаган, Әрмәнстан әле үз сүзен әйтмәгән.

XS
SM
MD
LG