Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясенең өлгесе әзер. Документта бакчада һәм мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләрен урысча гына итү күзаллана. Татарстан хөкүмәтендә үткән җыелышта документның кануннарга каршы килүен күрсәтеп, Нарышкин исеменә хат юлларга кирәк, дигән тәкъдимнәр яңгырады.

Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясен әзерләү кирәклеге турында сүз быел июль башында күтәрелде. Эшне кыска тоттылар һәм менә аның өлгесе әзер дә инде.

Бу эшнең башында Русия думасы тора. Аның рәисе Сергей Нарышкин, милли телләр үсүенең ил иминлегенә куркыныч икәнлеген ишарәләп, "күпмилләтле дәүләттә урыс теле цементлау ролен үти, бу безнең милли асылыбызның нигезе дә һәм милли иминлегебезнең бер өлеше дә", дип концепциянең нинди рухта булачагына ым кагып, аны әзерләүчеләрнең күңелләренә оеткы салган иде.

6 июльдә үткән киңәшмәгә бу документны әзерләүче оешмаларның җитәкчеләре дә чакырылды. Мәктәпләрдә урыс телен укыту өлешен әзерләү Русия фәннәр академиясенең урыс теле институтына, урыс телен чит тел буларак укыту Пушкин исемендәге урыс теле институтына, урыс әдәбиятын укыту дәүләт әдәбият музеена йөкләнде. Бу утырышта Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов та катнашты һәм ул 2016 елның 1 сентябреннән әлеге концепция нигезендә укучылар урыс телен, әдәбиятын яңа кагыйдәләр нигезендә укырга тиеш дип белдерде.

Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясен әзерләүче эшче төркем

Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясен әзерләүче эшче төркем

29 октябрь көнне концепцияне әзерләүче төркем утырышында бу документ өлгесенең инде әзер булуы, киң җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарылачагы игълан ителде.

Эшче төркемгә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та кергән. Ул киңәшмә вакытында документта кадрлар әзерләүгә багышланган өлешне киңәйтергә һәм концепциягә Русия халыклары әдәбиятын өйрәнүгә багышланган мәҗбүри програм да кертелергә тиеш дип әйтте. Төркемдә Җамалетдиновтан кала Русиянең башка бер генә милли төбәгеннән дә вәкил юк.

Русия мәгариф министры урынбасары Наталья Третьяк җәмәгатьчелек тикшерүен декабрь ахырына төгәлләргә кирәк, дип белдерә. Аның сүзләренчә, 2016 елның беренче айларында концепция тулысынча әзер булырга тиеш. Аннан соң бу документ нигезендә укытучыларның белемнәрен күтәрү, яңа кулланма әсбаблар әзерләү эшенә керешәчәкләр.

"Илдә башка милләтләр дә яшәве бөтенләй күзалланмый"

24 ноябрь көнне концепция өлгесен татарстаннар тикшерде. Хөкүмәт каршындагы Татарстанның телләр турындагы кануннарын тормышка ашыру шурасының киңәшмәсендә документ та каралды.

Бу чарада катнашкан Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин сүзләренчә, шурада концепция өлгесенең телләр турындагы кануннарга каршы килүен күрсәтеп Нарышкин исеменә хат юлларга кирәк дигән тәкъдимнәр яңгыраган.

Ким Миңнуллин

Ким Миңнуллин

"Бу документ өлгесенә урыс телен барлык халык та 100% белергә тиеш дигәнрәк мәгънә салынган. Концепцияне укыганнан соң Русиядә яшәгән башка халыклар үз телләрендә укысалар, алар урыс телен начар беләчәкләр икән һәм бу аңлашуга, җәмгыятьтә бердәм булуга зыян китерәчәк икән дигән фикерләр дә туа.

Барлык республикалар һәм милләтләр мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ана телен өйрәнү тиешле дәрәҗәдә куелсын иде дип тырыша, ә монда ана телләрен өйрәнү һәм башка фәннәрне дә ана телендә укыту бик зур зыян китерәчәк диелгән.

Документта язылганнар Русия кануннарында һәм республикаларның кануннарында каралган милли телләрне өйрәтү, ике теллелек һәм дәүләт телләре статусының үтәлешенә каршы килә торган әйберләр. Киңәшмә вакытында бу фикерләрне теркәп, әлеге документны анализлап Нарышкан исеменә җиткерергә кирәк дигән фикерләр әйтелде.

Бу концепция борчу тудыра һәм эзлекле алып барыла торган сәясәт кебек яңгырый. Әллә бу документ башында торучылар Русиядә башка милләтләр яшәвен бөтенләй күз алдына да китерми, бөтенләй дә белми микән дип тә уйлап куйдым.

Аларның укучылар, адәм баласы балалар бакчаларыннан ук ныклы рәвештә урыс телен өйрәнә башламаса, бала вакыттан ук урыс теленә, әдәбиятына карата фикере формалашмаса җәмгыятьтә хәвефле хәлләр көтеләчәк дигән әйберне күңелгә саласылары килә. Бу берничек тә башка сыя торган әйберләр түгел. Бу документлар кабул ителә калса, иртәгә-берсекөнгә ниндидер катлаулы этапка килеп керүебез бик ихтимал. Бу бөтенебезне дә бик борчый торган документ. Барлык республикалар да күтәрелеп концепциягә карата үз фикеребезне бердәм рәвештә җиткерергә кирәк, дип уйлыйм мин", ди Миңнуллин.

27 ноябрь көнне Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли эшләр комитетында да бу концепция өлгесе тикшереләчәк. Бу хакта Азатлыкка комитет рәисе Разил Вәлиев белдерде.

Концепция өлгесе: "Урыс телендә укыту – иң кулай юл"

"Урыс теле һәм әдәбияты электән үк мәгарифнең нигезен тәшкил итә", дип концепция өлгесендә милли телләр һәм әдәбиятлар кимсетелә.

"Урыс әдәбиятыннан әсәрләр ашык-пошык кына укыла, моның сәбәбе – вакыт җитмәгәнлектән", дип белдерелә. Концепция үзгәрешсез кабул ителсә, башка фәннәр, милли телләр һәм әдәбиятлар хисабына урыс әдәбияты дәресләрен арттыруга терәк булып торырга мөмкин.

"Мәктәпкә якын социомәдәни оешмалар (Медиа, китапханәләр, музейлар, театрлар) һәм мәктәпләр эшчәнлеге бергә килештерелмәгәнгә бу хәл әлеге өлкәдәге эшләрне артка тарта", дип урыс телен һәм әдәбиятын укытуны көчәйтү эшенә бөтен мәдәни оешмаларны да җәлеп итү күзаллана.

"Фәннәр урыс телендә укытылмаган регионнарда БДИ нәтиҗәләренең кирәкле дәрәҗәдә булмавы укыту-тәрбия эшләрен оештыруны яңадан карарга кирәклеген күрсәтә. Моңа игътибар бирмәү дәүләтнең тел бердәмлеген югалтуга китерәчәк, бу исә милли иминлеккә куркыныч ясый". Бу юллар милли республикаларда белем бирүне дә, тәрбия эшләрен дә бары тик урысча гына алып баруга ишарә булып тора.

"Русиянең бөтен җирендә дә төп фәннәрне урыс телендә укыту белем бирүдә бигрәк тә эффектив һәм рациональ юл булып тора". Документны әзерләүчеләр милли мәктәпләрдә дә беренче сыйныфтан ук барлык фәннәрне дә диярлек урысча укыту тәкъдиме белән чыга.

"Илдә күпләгән фәннәр милли телләрдә укытылган 4 меңнән артык гомум белем бирү мәктәбе бер... Мондый мәктәпләрдә укыган балалар йомгак аттестацияне (ГИА, БДИ) яхшы бирерлек итеп урыс телен белүдән мәхрүм". Бу юллар да барлык фәннәрне дә бары тик урысча гына укытуга күчүгә ишарә булып тора.

"Укытуны урыс телендә итеп, аерым дәресләрдә генә Русия халыклары телләрен, мәдәниятләрен тирәннән өйрәнү – белем бирүнең иң кулай моделе итеп күзаллана". Документны әзерләүчеләр мәктәпләрне урысча гына итүне берничә урында кабатлый.

"Русия регионнарындагы авыллардагы мәктәп яшенә кадәр булган балалар гадәттә урыс телен белми... Балалар бакчаларында уеннарны урыс телендә оештыру күп фәннәр урысча укытылган мәктәпкә әзерлек эше булып торачак". Балалар бакчаларыннан ук укыту һәм тәрбияне урысча гына итү күзаллана.

"Төрле фәннәрне укытучылар шул ук вакытта күпмедер дәрәҗәдә урыс теле укытучысы да булып торырга тиеш". Бу юллар дәресләрдә укучылар аңласын өчен ана телендә сөйләшү, дәрестән тыш вакытта үз телеңдә аралашу мөмкинлеген юк итүгә ишарә булып тора.

"Халыкның филологик (урыс филологиясе) яктан белемен арттыру, әдәбиятны (урыс) укуына ярдәм итү өчен медиа, музейлар, китапханәләр, театрлар, китап басу һәм китап тарату системалары һәм мәгариф оешмалары эшчәнлеген берләштерү өчен дәүләт програмнары кирәк". Бу юллар, концепция кабул ителә калган очракта, бөтен мәдәни оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары да урысча гына белем бирү эшенә җәлеп ителәчәген һәм моның өчен, програм нигезендә, акчалар да бүлеп биреләчәген күрсәтеп тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG