Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

Энгель Фәттахов хөкүмәт карарына тәнкыйть белдерде


Татарстанда урам язуларында хаталар

Татарстанда урам язуларында хаталар

Татарстан хөкүмәтенең "мәдәни чараларны рус телендә уздырырга, оештыручылар теләгенә карап татар телендә уздырырга" дигән карары Татарстанда Дәүләт телләре турындагы канунга каршы килә, дип белдерде.

Татарстан хөкүмәтендә республикада телләр турындагы канунның үтәлеше тикшерелде. "2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы" һәм канунын тормышка ашыру турында вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хисап тотты, дип хәбәр итә Татарстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Фәттахов татарчаның рус теле белән бер дәрәҗәдә бигрәк тә кеше күп җыелган мәдәни чаралар вакытында куллану мөһимлегенә басым ясады. Татарстан хөкүмәтенең 2013 елда кабул иткән карарында "мәдәни чаралар нигездә рус телендә, оештыручылар теләгенә карап, татар телендә уздырылырга тиеш", диелгән. Министр бу карарның телләр турындагы канунга каршы булуын белдерде. Уңай мисаллар китереп, Фәттахов татар теленең мәгълүмат чараларында, дәүләт оешмаларындакүбрәк кулланылуын, татарча урам игъланнарының артуын билгеләде.

Быел Габдулла Тукай туган көне алдыннан Азатлык хаталы элмә такталарны барлап фотогалерея әзерләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG