Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов дин җитәкчеләре белән террорчылыкка каршы килешү имзалады


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

24 ноябрьдә Башкортстан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов Русиядәге "традицион диннәр"нең Башкортстандагы җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда террорчылыкка каршы килешү имзаланды.

Очрашуда Русия Үзәк диния нәзарәте башы, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, Башкортстанның баш раввины Дан Кричевский, Салават һәм Күмертау епискобы Николай, Нефтекама һәм Бөре епискобы Амвросий катнашты.

Очрашуда террорчылыкка каршы килешү имзаланды. Хәмитов сүзләренчә, бу килешү дәүләт һәм руханилар арасында диалогны ныгыту, республиканың тотрыклылыгына, әхлак нигезләрен ныгытуга булышлык итәчәк. Бу хакта Рөстәм Хәмитов шуларны белдерде:

“Төрле рухи караштагы кешеләр арасында диалог булмау, фанатлык, дин нигезләрен дөрес аңламау коточкыч нәтиҗәләргә китерә ала. Европа, Якын Көнчыгыш илләре милләтара һәм динара каршылыклар белән бәрелеште. Кешелек халыкара террорчылык белән кара-каршы очрашты. Милләтчелек, экстремистлык, ксенофобия белән көрәштә төп дин вәкилләре үзләренең сүзләрен әйтергә тиеш. Дәүләт һәм дини берләшмәләрнең мәнфәгатьләре бертөрле. Бүген дин башларыннан, ягъни сездән күп нәрсә тора. Бөтен юнәлештә дә аңлашып, киңәшләшеп эш итәргә, гаилә кыйммәтләрен үстерергә, дин тоткан яшьләргә дөрес юнәлеш күрсәтергә, дини экстремистлыкка каршы торырга кирәк”, диде Хәмитов.

Террорчылыкка каршы килешү имзалау
Террорчылыкка каршы килешү имзалау

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең узган шимбә көнне Бөтендөнья башкортлары корылтаендагы чыгышы да игътибар үзәгендә кала. Анда ул Израилгә дә Кырымга карата үткәрелгән сәясәтне куллану кирәклеген белдергән иде. Ул бу турыда Русия президенты Владимир Путинга да әйтүен, илбашының шаяртып: “уйларбыз” дип җавап бирүен дә белдергән иде.

Агымдагы елның октябрендә Уфада узган VIII халыкара фәнни-гамәли конфренциядә Таҗетдин Американы дәҗҗал дип атаган иде. Ул моны дәҗҗалның да бер күзле булуы, доллардагы кешедә дә бер күз сурәтләнүе белән аңлаткан иде. 2003 елда Америкага изге сугыш – җиһад игълан иткән иде.

XS
SM
MD
LG