Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иман" нәшрияты 25 еллыгын билгеләде


"Иман"ның 25 еллыгында Валиулла хәзрәт искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

"Иман"ның 25 еллыгында Валиулла хәзрәт искә алынды

90нче елларда милли күтәрелеш белән барлыкка килгән "Иман" нәшрияты әле дә дини, милли, фәнни әдәбиятка ихтыяҗны канәгатьләндерә. Бу эшне 2012 елда һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган Валиулла хәзрәт Якубъ башлап җибәргән иде.

25 ноябрь Казанда "Иман" нәшриятенең 25 еллыгына багышланган "Татарларда китап бастыру үсешендә этномәдәни фактор" дигән фәнни-гамәли конференция узды.

Әлеге чарада нәшриятның тарихы белән бергә, аның беренче җитәкчесе Валиулла хәзрәт Якубны да искә алып, аның китап бастыруга керткән өлешенә дә бәя бирделәр. Ул бу нәшриятны ачылганнан алып үлгән көненә кадәр җитәкләде.

Бу утырышка Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелеге, республикада билгеле имам-хатыйблар, ул заманнарны фәнни яктан өйрәнгән һәм 90нче еллардагы вакыйгаларда катнашкан галимнәр, активистлар чакырылган иде.

Валиулла Якубъ (Винер Якупов)
Валиулла Якубъ (Винер Якупов)

"Иман" нәшриятының тарихы, шул исемдәге яшьләр мәдәни үзәгенә килеп тоташа. 1990 елда Казанда үзәкнең оештыру корылтае була һәм анда кабул иткән беренче карарларның берсе "Иман" нәшртиятын оештыруга кагылышлы була. ​Бу эш башында ул вакыттагы аспирант, мөселман яшьләренең лидеры Валиулла хәзрәт Якубъ (Винер Якупов) тора.

Аның җитәкчелегендәге әлеге нәшрият милли һәм дини күтәрелеш вакытында дини әдәбияткә булган сусауны каплый, татарларда гасырдан гасырга бирелеп барган хәнәфи мәзһәбенә караган әдәбиятны халыкка җиткерергә, ислам галимнәренең эшләре белән таныштыра.

Беренче китапчыклар, белешмәләр арзанлы кәгазьдә, принтер-бастыргычларда чыга. "Кәгазе начар булса да, эчтәлеге бай була ул китапларның, аларны Русия төбәкләреннән килеп, күпләп, машиналар белән төяп китәләр иде", дип искә ала "Иман" нәшриятенең хәзерге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров.

Ул вакытта "Иман" нәшрияты ислам диненә күпләп килгән татарларның белемгә ихтыяҗын аңлап, догалар түгел, намаз уку тәртибе, тәһарәт алу, никах кылу һәм мөселманнарның көндәлек тормышына багышланган башка күп якларына багышланган әдәбият тарата, яңа ачылган мәдрәсәләрне гарәп теленнән, иске имлядан, дини фәннәрдән дәреслекләр белән тәэмин иттә.

Бу нәшрият дини әдәбият белән генә чикләнмичә, татар галимнәренең, мәгърифәтчеләрнең дә әсәрләрен халыкка тарата. Ризаиэтдин бин Фәхретдин, Шиһабедин Мәрдҗәни, Габдрахим Утыз Имәни, Муса Бигиев әсәрләре беренчеләрдән булып бу нәшрияттә чыга.

"Иман" нәшрияты 25 еллыгын билгели
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Нияз хәзрәт Сабиров сөйләгәнчә, хәзерге заман галимнәре дә бу нәшрияттә үз әсәрләрен бастыра алды. Мәсәлән, соңгы елларда гына Валиулла хәзрәт тарихчы галим Дамир Исхаковның, тел галиме Хатыйп Миңнегуловның фәнни эшләрен чыгарды.

Дини китаплар белән бергә Валиулла хәзрәт үзе җитәкләгән нәшрияттә 1992 елда татарча "Иман" һәм русча "Вера" газетларын, аннан соң "Иман" журналын бастыра башлый. Алар имамның үлеменә кадәр, 2012 елга кадәр чыгып килде.

Бу нәшрияттә Тукай шигырьләре дә дөнья күргән. "Таһир-Зөһрә" дастаны әле яңа гына бастыру машинасыннан чыкты.

Бүгенге көндә нәшрият китаплары яхшы, ак кәгазьдә, заманча бизәлеп чыгара. Әлеге вакытта нәшриятның эшлекле киңәшмәләрендә дини җитәкчеләр кулына кергән борынгы китаплар, уникаль әсәрләр карала. Аларның берсе - Коръән тәсфире.

"Иман" нәшриятының хәзерге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Валиулла Якубъ эшен дәвам иттерәбез дип әйтсә дә, "аның кебек булу бик авыр, әмма без тырышабыз", дип өсти.

"Ул үзенең үрнәге белән миңа зур тәэсир ясады, ул бер кайчан да эшсез утырмады, һәрвакытта хәрәкәттә булды, вакытның кадерен белде, һәр гамәлне Аллаһ ризалыгы өчен эшләде", дип искә ала ул.

"Иман" нәшрияте 25 елда меңнән артык исемдәге төрле китап бастырган дип санала. Аларның яртысыннан артыгы татарча, калганы - рус телендә чыккан. Нәшрият Валиулла хәзрәт заманында да, хәзер дә иганәчеләр ярдәме белән эшләп килә.

XS
SM
MD
LG