Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Төркия әләмен җиргә салып таптаганнар


24 ноябрь Төркия Русиянең Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бер очучы һәлак булды, икенчесе коткарылган, дип хәбәр ителә.

Сишәмбе кич Сембердә Төркиянең Efes сыра җитештерү ширкәте каршына яшьләр җыелып бинага йомыркалар аткан, төрек байрагын төшереп җиргә таптаган. Төрек әләме урынына Русия һәм десантчылар (ВДВ) байрагы куелган.

Җирле мәгълүмат чаралары яшьләрнең бу гамәлләрен полиция һәм хакимият вәкилләренең карап торуын язды. Шулай ук Efes берләшмәсенең капкаларын җимерергә тырышканнар.

Кичә Төркиянең Мәскәүдәге илчелеге каршында Төркиягә протест чарасы узды. Истанбулдагы Русия консуллыгы каршында исә дистәләгән кеше Русиянең Сүриядәге чараларына, чик буендагы төрекмәннәрне утка тотуына ризасызлык белдерде.

24 ноябрь Төркия Русиянең Су-24 очкычын бәреп төшерде. Русия очкычның Сүрия өстендә очканын белдерде. Төркия очкычның үз һава киңлегенә кереп 10 тапкыр кисәтү ясалганнан соң да китмәгәнен әйтте. Очучыларның берсе һәлак булды, икенчесе коткарылган, дигән хәбәр бар.

XS
SM
MD
LG