Accessibility links

Кайнар хәбәр

Планетологлар: Марста Сатурндагы кебек боҗра булачак


Марс иярчене Фобос
Марс иярчене Фобос

АКШ галимнәре 20-40 миллион елдан Марсның Сатурндагы кебек боҗра барлыкка киләчәк дип саный. Ул Марс иярчене Фобос җимерелү аркасында барлыкка киләчәк.

Марсның Сатурндагы кебек боҗралары барлыкка киләчәк. Бу фаразны Nature Geoscience журналында АКШ планетологлары бастырды. Галимнәр ясаган модель нигезендә якынча 20-40 миллион елдан Марсның Фобос иярчене җимереләчәк. Аның калдыклары планета тирәсендә тыгыз боҗра хасил итәчәк. Боҗра якынча 100 миллион ел планета тирәсендә булачак.

Тикшеренүне уздырган Калифорния университеты галиме Бенджамин Блэк һәм Нью-Йорк университеты галиме Тушар Миттал Фобосның эчке төзелеше ныклы түгел дип саныйлар. Марс гравитациясе тәэсирендә иярчен тар-мар ителәчәк һәм планетаның газ сыман боҗрасы яки, хәтта, боҗралар системасы барлыкка киләчәк.

Фобос иярчене, Айдан аермалы буларак, үз планетасына якынлаша бара. Моның тәэсирендә иярчендә инде хәзер ярыклар күзәтеп була. Әлеге ачыш, галимнәр фикеренчә, Марска һәм аның иярчененә кызыксынуны арттырачак һәм махсус програмнарга финанслау юлын ачачак.

Әле ноябрь башында гына NASA галимнәре Фобосның җимереләчәген хәбәр иткәннәр иде. Алар фикеренчә, бу 30-50 миллион елдан булачак.

XS
SM
MD
LG