Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:45

Таҗетдин Путинны Мәккәгә кадәр җирләрне Русиягә кушарга чакыра


Мөфти Тәлгать Таҗетдин(с), Владимир Путин(у) Халыклар бердәмлеге көнендә. 2012 ел

Мөфти Тәлгать Таҗетдин(с), Владимир Путин(у) Халыклар бердәмлеге көнендә. 2012 ел

Сәерлекләре арта барган мөфти Тәлгать Таҗетдин Русия президенты Путинга Сүрия белән Израилне дә басып алырга тәкъдим иткән. Казанда мөселман яшьләре белән очрашуда гарәпләрнең бер иле дә Русиянең чәнти бармагына да тормавын әйткән.

Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе башлыгы, мөфти Тәлгать Тәҗетдин Халыклар бердәмлеге көнендә Русия президенты Владимир Путинга Сүрия һәм Израилне дә Кырым кебек басып алырга тәкъдим ясаган. Үзенең шундый тәкъдим ясавы турында мөфти 21 ноябрь көнне Уфада узган Бөтендөнья башкортлары корылтаенда әйтте.

“Владимир Владимирович, бәлкем Сүрия һәм Израилдән дә Кырым ясарбыз, ә”, дидем. Көлде дә, “мөфти хәзрәт уйлап карарбыз”, диде. Монда уйларга кирәкми, алырга һәм бетте. Мәккәгә кадәр Русия булсын...”, диде ул.

Тәлгать Таҗетдиннең Сүрия белән Израилне де Русиягә кушу тәкъдиме интернет челтәрдә зур шау-шу уята башлагач, Кремль дә моңа аңлатма бирергә кирәк дип тапкан, күрәсең.

“Монда, мөгаен, сүз мөфтинең шаяртуы турында барадыр. Шаяртудан башка бу берни була алмый”, диде Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков.

Ләкин сәясәт белгече Руслан Айсин Тәлгать Таҗетдин барлык гамәлләрен алдан уйлап эшли дип саный.

"Тәлгать Таҗетдин ул үзенә күрә Жириновский кебек. Аны да ахмак дип саныйлар, бер шамакай дип кабул итәләр, ләкин алай түгеллеген яхшы беләбез. Кремльнең алдан сынап карау өчен җибәрелгән кешесе бит ул. Аннары, җәмәгатьчелек баш тартмый икән, аның инициативасы гамәлгә керә дә башлый. Әгәр каршы чыга икән – кире кагыла. Таҗетдин да нәкъ шундый кеше", дигән иде ул Азатлыкка.

Мөфти совет заманында ук хакимият белән җылы мөнәсәбәттә. Аның Русиягә мәдхия укуын бу көннәрдә "Мәхәллә 2.1" мәктәбе яшьләре белән очрашудан да күреп булды. Ул бер генә гарәп иленең дә Русиянең чәнти бармагына да тормавын әйтте.

"Гарәпләр 22 илдә 300 миллионнан артык һәм берсе дә безнең чәнти бармаккка да тормый. Русиягә анда барып тәртип урнаштырырга кирәк...", диде ул.

Мөфти Тәлгать Таҗетдиннең урыс попларының кулын үбүе, чиркәүләрдә иконалар алдында башын иеп йөрүе, мөселман хатын-кызлары өчен яулыкның мәҗбүри булмавы турында фәтвәләр чыгаруы, Болгарга кую тәкъдим ителгән “шайтан сынын” мактап чыгуы, Олимпиада уеннарын Хаҗ белән чагыштыруы, "изге су сибеп йөрүе" күп кенә мөселманнарны аптыраткан иде. Һәр очракта да ул исламны түгел, аларны җәберләгән җәза органнарын, Мәскәү Кремлен, бу илнең мәкерле һәм явыз җитәкчеләрен яклап чыга килде. Тәлгать хәзрәтнең яшьләр белән очрашуда: “Имам-хәзрәтләргә генә ияреп бару дөрес түгел. Һәрнәрсәне үзеңнән башларга кирәк. Шул чакта гына уңышка ирешеп була", дигән сүзләрне мөфти үзенә карата әйтә төсле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG