Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча рок форматка туры килми дип Казанда Alqanat концерты кире кагыла


Alqanat "Мин татарча сөйләшәм" чарасында. 2015
Alqanat "Мин татарча сөйләшәм" чарасында. 2015

Alqanat төркеме 26 декабрьдә Казандагы Bioport клубында концерт кую сөйләшүләрен башлаган, әмма аларга "Татарча рок безнең форматка туры килми", дип белдергәннәр.

Alqanat төркеменең 26 декабрьгә билгеләнгән концерты Bioport клубында булмаячак. Төркем концертка белдерүләр дә бастырган, Актаныш һәм Мәскәүдән дә күпләр бу чарага килергә җыенган, әмма клуб җитәкчелеге "Татарча рок безнең форматка туры килми", дип концерттан баш тарткан. Төркем җитәкчесе Илназ Гәрәев мондый хәлнең Казанда беренче очрак түгел икәнлеген әйтә. Bioport Азатлыкка "безнең ул көнгә башка чара билгеләнгән", дип белдерде.

– Илназ, Bioport-та планлаштырган концертыгыз булмый дигән хәбәрләр бар. Ни булды?

– Бу клубта без 26 декабрьдә үзебезнең концертны оештырырга сөйләшкән идек, кулларны бирештек дигәндәй. Ләкин 23 ноябрьдә ике арада сөйләшеп берничә сәгать үтүгә үк алар шалтыратып: "Гафу итегез егетләр, чөнки татарча рок форматка туры килми", дип әйттеләр. Алдан сөйләшкән вакытта мин аларга үзебезнең Alqanat төркеме, татарча рок җырлар башкаруыбыз турында да сөйләгән идем. Аларның безгә карата берининди сораулары да тумады кебек. Аннары шалтыратканда алар: "Без хезмәттәшләр белән сөйләштек, сезнең формат безгә туры килмәячәк, шуңа күрә сез чыгыш ясый алмаячаксыз", дип әйттеләр.

– Бу клубның үзенә барган идегезме?

– Әйе, без алдан бик күп клубларны йөреп чыктык. Иң әйбәте Bioport дип аларда тукталган идек. Барып таныштык, тавыш көчәйткечләрне карап кайткан идек.

– Алар белән очрашкан вакытта килешү имзаламаган идегезме соң?

Илназ Гәрәев
Илназ Гәрәев

– Элек беркайчан да андый проблем булганы юк иде. Безнең ике арада сөйләшүләр башланган гына иде. Без элек тә башта сөйләшеп, ә аннан соң килешү имзалый идек. Алар каршы булмаса, мин 24 ноябрьдә килешүне имзаларбыз дип тә уйлаган идем.

– Нигә бу клубны сайладыгыз?

– Чөнки ул үзәктә, һәркем таба ала торган урында. Безнең бу концертка Актаныштан һәм Мәскәүдән дә бик күп тыңлаучылар килергә җыенган иде. Аңа кадәр үзебезнең төркем битендә кайсы клубта үткәрик дигән сораштыру да үткәргән идек. Бу сораштыру вакытында Bioport клубы җиңеп чыкты.

– Ни өчен алар, "безнең форматка туры килмисез", дип белдерде икән? Бу ягын уйламадыгызмы?

– Берничек тә аңлата алмыйм. Минем белән Шамил Ибраһимов сөйләште, ул – татар. Ул: "Проблемнар юк, 26 декабрьга сезне язып куям. Сак һәм кием алып торучылар булсын өчен язып та куйдым", дигән иде. Бәяләр турында да сөйләштек. Өч сәгать тә узмады, "хезмәттәшләр белән сөйләштем, алар каршы килде", дип безнең концерттан баш тартуын белдерде.

– Хезмәттәшләре арасында татарлыкны, татар төркемен күрә алмау килеп чыга түгелме соң?

– Миңа да шулай тоела. Аңламыйм мин. Без бит клубларда гына түгел, ә бик зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганыбыз бар. Белмим, Bioport ник безгә каршы киләдер.

– Моңа кадәр татар төркеме дип кире кагылганыгыз юк идеме?

Татарларны кысу бар инде ул

– Казандагы концертларда андый хәлләр булгалап тора инде. Татарларга барыбер башкачарак карыйлар. Мисал өчен, су спорты чемпионаты вакытында татар төркемнәренең бер концертын оештырырга тырышып караган идек. Безне кире кактылар, ә көн саен диярлек урыс җырларын башкаручы төркемнәр җырлады. Безгә, Төркияләрдә беренче урын алган төркемгә чыгыш ясарга ирек бирмәделәр. Кысу бар инде ул. Бәлки, бу өстә урыслар утырганга шулайдыр... Калган көндәшләр, минемчә, татар рок төркеме концерт куйганны кабул итәргә әзер түгел.

– Икенче яктан, чит илләрдә чыгыш ясыйсыз, әле күптән түгел генә Мәскәүдән кайттыгыз.

– Дөрес, башка шәһәрләрдә безне таныйлар. Әле генә Мәскәүнең кыл уртасындагы зур сәхнәдә концерт бирдек. Бу чараны Мәскәүнең татар яшьләре оештырган иде. Концертта иң соңгы, мәртәбәле җырчылар булып чыгыш ясадык.

– Bioport кертмәгәч, башка урында сәхнә эзләргә исәпме, әллә аларны шикать итәсезме?

– Быел концертны үткәрмәбез, мөгаен. Яңа ел алды булганга барлык клублар да алынып беткән. Шуңа күрә концертны Яңа елдан соң клубта түгел, бәлки, берәр зуррак сәхнәдә үткәрербез дип торабыз.

* * * *

Азатлык Bioport вәкиле Шамил Ибраһимовтан Alqanat төркеме концерты ни өчен булмый, дип сорады. Ибраһимов: "26 декабрь көнне Мәскәү кунаклары белән безнең башка чара планлаштырылган", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG