Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:04

Красноярски өлкәсендә боралак һәлакәтендә 15 кеше һәлак булды


Ми-8 боралагы

Ми-8 боралагы

Боралак һәлакәте техник төзексезлек йә булмаса экипаж ялгышы сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин, дип белдерелә.

Красноярски өлкәсенең транспорт прокуратурасы белдерүенчә, МИ-8 боралагы һәлакәтендә 14 кеше һәлак булган. Исән калган 10 кешене хастаханәләргә озатканнар.

Һәлак булучылар арасында өч экипаж әгъзасы да бар. Шуларның берсе уфалы Левон Танаян. Аңа 53 яшь. Ул боралакта икенче очучы булган. Танаян тәҗрибәле очучы, ул барлыгы 9383 сәгать очу тәҗрибәсенә ия.

"Турухан" һава ширкәтенең МИ-8 боралагы Игарка шәһәреннән нефть табу урнына юл ала. Боралакта барлыгы 22 нефтьче һәм өч экипаж әгъзасы була.

Ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматларына күрә, боралак техник төзексезлек йә булмаса экипаж ялгышы сәбәпле һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин. "Интерфакс", беренчел мәгълүматларга күрә, боралакның кайбер җиһазлары сафтан чыккан булырга мөмкин, дип яза. Иминлек кагыйдәләре сакланмау маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

27 ноябрь Красноярск краенда матәм көне игълан ителгән.

XS
SM
MD
LG