Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ширкәтләре Мисыр, Төркиягә кебек арзан юллама тәкъдим итә алмый


Дубай шәһәре
Дубай шәһәре

Русияләргә Мисыр, Төркия урнына Әмирлекләр, Һиндстанга барырга тәкъдим итәләр.

Русиянең турширкәтләре Мисыр белән Төркия урнына Кариб диңгезе, Фарсы култыгы һәм Һинд океаны ялларын тәкъдим итә башлады. "Известия" соңгы көннәрдә туристлар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен, Һиндстан, Вьетнам, Доминикан Республикасын, Шри-Ланканы сайлый, дип яза.

"Библио Глобус" турширкәте Төркия һәм Мисырга булган кебек бәягә юллама тәкъдим итә алмауларын белдерә. Доминикан республикасында биш йолдызлы отельдә ике кешегә бер атна ял итү 122 мең сумга төшәчәк. Һиндстанда өч йолдызлы отельдә иртәнге аш белән генә ике кешегә юллама бәясе 90 мең сум тора. Һиндстанда биш йолдызлы кунакханәләрдә ике кешегә бер атна тору 139 мең сумнан башлана.

Дубайда яр буендагы отельдә ял ике кешегә 200 мең сумга төшәчәк. Аның өстенә виза өчен 85$ түләү кирәк.

XS
SM
MD
LG