Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сәүдә әйләнеше 12.7% кимегән


Узган ел белән чагыштырганда, 627.7 миллиард сумга азрак әйбер сатылган.

Татарстанда сәүдә әйләнеше 12.7% кимегән, дип хәбәр итә Татарстан статистика идарәсе. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 627.7 миллиард сумга азрак әйбер сатып алынган.

Шул ук вакытта халыкка түләүле хезмәт күрсәтү 1.4% арткан. Бу 211 миллиард сум дигән сүз. 2015 елның 10 аенда инфляция 13.1% булган. 2014 елда Русиядә инфляция 11,4% булды. Ел башында Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина ел дәвамында инфляция 15%тан артырга мөмкин дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG