Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан премьер-министры итеп Рөстәм Мәрданов билгеләнде


Рөстәм Мәрдәнов премьер-министр итеп билгеләнде
Рөстәм Мәрдәнов премьер-министр итеп билгеләнде

Башкортстан Республикасына яңа премьер-министр билгеләнде. Республика башы Рөстәм Хәмитов Корылтайга еллык Юллама белән чыкты.

Башкортстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Хәмитов 26 ноябрь республика парламенты депутатларына еллык Юллама белән чыкты. Анда төбәкне алдагы чорда үстерүдә өстенлекле юнәлешләр билгеләнгән. Төп тезислар шундый:

Тормыш сыйфаты турында: Социаль-иктисадый сәясәт үзәгендә кеше тора. Конкурентлыкны арттыруда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - демография. Хезмәт иткән урыннарда, уку йортларында халыкны спортка җәлеп итәргә. Парк, скверларда, микрорайоннарда спорт корылмалары куярга.

Мәгариф турында: Республика хөкүмәтенә квалификацияле белгечләрне саклау һәм чит төбәкләрдән җәлеп итү чараларын күрергә. Җитештерүчеләрне үзләренә кадрларны укытып чыгаруга турыдан-туры җәлеп итәргә.

Авыл хуҗалыгы турында: Тармакны заманчалаштырырга. Нәтиҗәлелекне күтәреп, илдәге иң яхшы биш авыл хуҗалыгы төбәгенең берсенә әйләнергә.

Торак турында: “Русия гаиләсе” исемле программа эшен җәелдерергә. Эконом-йортлар төзергә. Кытай төзүчеләре белән хезмәттәшлек итәргә.

Юллар турында: Юл-төзелеш эшләрендә биш һәм аннан да күбрәк елга иминият институтлары булдырырга. Халык күзәтүен үстерергә.

Коррупция турында: Унитар дәүләт оешмалары һәм ширкәтләр эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтергә. Республика милкен, җирләрне шәхси милеккә чыгаруга киртә куярга.

Туризм турында: Дөньядагы күп кенә данлыклы туристлар үзәкләрендә террорчылык куркынычы тууы сәбәпле, эчке һәм читтән килүчеләр өчен туризмны җәелдерергә. Моның өчен Урыс география җәмгыятен җәлеп итәргә, аның җирле бүлекчәләрен булдырырга. Республиканың медиа образын тудыру өчен илдәге данлыклы якташларыбызны – сәясәтче, бизнесмен, сәнгать әһелләрен җәлеп итәргә.

Рөстәм Хәмитов фәрманы белән моңа кадәр вице-премьер булган Рөстәм Мәрдәнов премьер-министр итеп билгеләнде.

Рөстәм Мәрданов 1964нче елда Уфада туган. Уфа дәүләт авиация институтын тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты. Фәннәр академиясе, Башкортстан дәүләт университеты, Милли банкта эшләгән. 2013нче елдан республика хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары иде.

XS
SM
MD
LG