Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Җырчы Бичевская 2009 елда ук Кырымны да, Истанбулны да Русиянеке итү кирәк дип җырлады. Жириновский бу турыда күптән хыяллана. Аларга мөфти Таҗетдин дә өстәлде.

Бу көннәрдә Русия җитәкчелеге Су-24 хәрби очкычын бәреп төшерүгә җавап буларак Төркиягә каршы чаралар күрү белән мәшгуль. Әлеге чараларны әзерләү өчен хөкүмәткә ике көн вакыт бирелде. Җәмгыятьтә исә моны көтеп тормыйча, Төркияне дошман итеп, аннан үч алу өчен бар булган ысулларны кулланырга чакырулар ишетелә. Андыйлар сәясәтчеләр арасында да җитәрлек. 26 ноябрь көнне ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский "Төркия – беренче дошманыбыз, аны изәргә һәм буарга" кирәк дир белдерде.

Жириновскийның мондый кискен шовинистик белдерүләр ясавы беренче тапкыр түгел. Узган гасырның 90-нчы елларында ук бу сәясмән "Русия солдаты Һинд океанында итекләрен юачак", дип фаразлаган иде. Аның бу фикере "Последний бросок на юг" дигән китабында бар. "Мин рус солдатлары аякларын Һинд океанының җылы суларында юар дип хыялланам. Анда ял итү урыннары, яшьләр өчен лагерьлар, шифаханәләр һәм профилакторийлар булуын телим", дигән иде Жириновский.​

"Гитаралы Жириновский"

Сәясәтчеләр генә түгел, ә җырчылар арасында да Жириновскийның лаеклы дәвамчылары бар. Жанна Бичевская 2009 елда ук YouTube-га куелган "Куликово кыры" җырында Кырым урысларның ярымутравы, Босфор бугазы да, Истанбул да (Константинополь), дөньяның изге җире – Иерусалим да үзебезнеке булачак, дип җырлаган иде.

Бичевская бу җырында "изге" Руська яңа мамайлар, яңа хәзәрләр, масон һәм европалар яный, дип җырлап ул вакытта ук Русия хәдәфнең алга таба кайларда булачагына тамга салды.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Бичевскаяның "Куликово кыры" җырын милләтара нәфрәт тудыру, башка халыкларны түбәнсетеп, бары тик бер халыкны – урысларны гына күтәрү сәбәпле, экстремизмга тикшерелергә тиеш, дип Татарстан прокуратурасына шикаять иткән иде. Әмма прокуратура Бәйрәмовага "җырда экстремизм юк" дип җавап биргән.

"Чалмалы Жириновский"

Инде менә хәзер Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе башлыгы, мөфти Тәлгать Таҗетдин Бичевская теләген янә кабатлады. Җырчылар, Русия җитәкчеләре генә түгел, ә сәясәттән читтә торырга тиеш дин әһелләре дә яулап алу шаукымында.

Таҗетдин Русия җирләренең Мәккәгә кадәр үк булуын тели. Бу теләген ул Халыклар бердәмлеге көнендә Русия президенты Владимир Путинга әйткән булган. Сүрия һәм Израилне дә Кырым кебек басып алырга тәкъдим ясаган булган. Мөфти ике арада шундый сүзнең булуы турында 21 ноябрь көнне Уфада узган Бөтендөнья башкортлары корылтаенда игълан итте.

"Владимир Владимирович, бәлкем Сүрия һәм Израилдән дә Кырым ясарбыз, ә", дидем. Көлде дә, "мөфти хәзрәт уйлап карарбыз”, диде. Монда уйларга кирәкми, алырга һәм бетте. Мәккәгә кадәр Русия булсын...", диде ул. Бу сүзләрне корылтай делегатлары да алкышлады.

Мөфти кичә Төркия президентына хат юллады. "Гасырлар дәвамында Русия белән Төркия яхшы күршеләр булды, йөзләгән мең һәм миллионлаган русияле Төркия курортларында ял итте, "кардәшләрчә хезмәттәшлек хәлифәте төзегән иде", диелгән Тәлгать Таҗетдин хатында.

Гел яу турында гына уйлаган, шул исәптән татар илләрен дә – Казан, Кырым, Себер, Әстерхан ханлыкларын басып алган Русиядә чит дәүләткә кул сузу, үзенеке итәргә омтылу сүзләре әледән-әле яңгырап тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG