Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:39

Берлинда кулга алынган ике кеше "Ислам дәүләте"нә кергән булган


Берлинның көньягында террорга катнашы булучыларны эзләү

Берлинның көньягында террорга катнашы булучыларны эзләү

Германиянең Дортмунд шәһәрендә һөҗүм оештырырга җыенуда шикләнелгән ике кеше Берлинда кулга алынды.

Берлинда кулга алынган ике кешенең "Ислам дәүләте" вәкилләре булуын Германиянең Tagesspiegel басмасы хәбәр итте. Аларның Дортмунд шәһәрендә һөҗүм планлаштырган булуы шикләнелә. Берсе Сүриядән, икенчесе Гыйрактан булганнар "Ислам дәүләте" сугышчылары белән элемтәдә торган.

26 ноябрь кич Берлинның Шарлоттенбург бистәсендә ислам үзәгендә тентүләр булып, ике кеше кулга алынды.

Германия халыкара террорга каршы көрәшне Русия дә катнашында зур халыкара альянс көчләре белән алып барырга кирәк дип саный. Франция президенты Франсуа Олланд үз өстенә арадашчы вазифасын алды. Бу атнада Британия. АКШ, Германия һәм Русия җитәкчеләре арасында "Ислам дәүләте"нә каршы уртак чаралар турында сөйләшүләр үтә. "Ислам дәүләт" - Русиядә тыелган террор оешмасы.

XS
SM
MD
LG