Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карелия депутаты "сепаратизмга чакыруы" өчен штрафка тартылган


Депутат Владимир Заваркин
Депутат Владимир Заваркин

Карелиянең Суоярви шәһәр думасы депутаты Владимир Заваркин "Русия бөтенлеген бозуга чакырган гамәлләре" өчен 30 мең сум штрафка тартылган.

Петрозаводски мәхкәмәсе Карелиянең Суоярви шәһәре думасы депутаты Владимир Заваркинны Русия җинаять кодексының 280 маддәсе нигезендә "Русия бөтенлеген бозуга чакырган гамәлләре" өчен сепаратизмда гаепле дип тапты һәм 30 мең сум штрафка хөкем итте.

Прокуратура аны ике ел шартлы рәвештә хөкем итәргә, тагын ике еллык сынау мөддәте калдырырга таләп иткән иде. Шулай ук гаепләү ягы аның ике ел хакимияттән читләштерүне сорады. Адвокатлар исә депутатның гаебе булмаганын исбатлады.

Заваркинга каршы җинаять эше аның 20 май урам җыенында ясаган чыгышында Карелия башлыгы Александр Худилайненны урыныннан китәргә чакыруыннан соң ачылды, дип яза "Новая газета". Тикшерүчеләр аның чыгышында "Карелиянең Русиядән аерылып чыгарган чакырган сүзләре" булуы турында белдерде. Ноябрьдә уздырылган психолого-лингвистик тикшерү нәтиҗәсендә белгечләр "депутатның чыгышында сепаратизмга чакыру юк" дигән нәтиҗә ясады. Владимир Заваркин депутат булып кала, үзенә штраф турындагы мәхкәмә карарын ул югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG