Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

Су-24 кайтавазы: Уфа төрки дөнья башкаласы булудан колак какты


ТӨРКСОЙ даими шурасының 33нче утырышы

ТӨРКСОЙ даими шурасының 33нче утырышы

2016 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп Азәрбайҗандагы Шәке шәһәре сайланды. Уфаның өметләре зур булса да, Төркия-Сүрия чигендәге вакыйгалар соңгы минутта бөтен өметләрне өзде.

Төрекмәнстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан Мары каласында ТӨРКСОЙ даими шурасының 33нче утырышы узды. Җыенның төп максаты – узып баручы елга нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга төрки дөньяның мәдәни башкаласын сайлап кую иде.

Татарстан да, Башкортстан да юк

Ел саен ТӨРКСОЙ илләренең мәдәният министрлары бергә җыела. ТӨРКСОЙ – төрки илләрнең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәттәшлеген ныгыту өчен булдырылган халыкара оешма. Аңа алты бәйсез дәүләт (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан), Русиядәге төрки республикалар (Алтай, Башкортстан, Саха, Татарстан, Тыва, Хакасия) һәм Молдовадагы Гагауз керә. Бәйсез дәүләтләр тулы хокуклы әгъзалар булса, Русия Федерациясендәге республикалар белән Гагауз ТӨРКСОЙда күзәтүче дәрәҗәсендә генә катнаша.

Ашгабад һава аланында ТӨРКСОЙ кунакларын каршы алу

Ашгабад һава аланында ТӨРКСОЙ кунакларын каршы алу

Еллык очрашуларга гадәттә һәрбер илнең вәкилләре килә (Үзбәкстаннан кала – Үзбәкстан ТӨРКСОЙга керсә дә, оешма үткәргән чаралардан читтә тора). Быелгы җыенда исә Үзбәкстан гына түгел, Русия республикалары да катнашмады.

Ни өчен? Ни өчен узган елның ноябрендә Казанда үткәрелгән шундый ук җыенга Үзбәкстаннан кала бөтен вәкилләр дә килгән иде, ә Марыга килмәгәннәр? Бер яктан, оештыручылар үзләре моны финанс авырлыклар белән бәйли. Янәсе, Төрекмәнстанга барып кайту кыйммәткә төшә, ә Русия икътисады хәзер кыен хәлдә диелә.

Икенче яктан, Марыга килгән катнашучылар, сак кына булса да, Төркия-Сүрия чигендә булган вакыйгаларга сылтама ясый. Имеш, 24 ноябрьдән (Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәннән бирле) Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр үтә дә кискен. Янәсе, Мәскәү Русиядәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ җыенына баруны тыйган. Шуңа еллык утырышта Русиядән беркем дә булмаган.

Уфа нык әзерләнгән. Бушка

Марыда узган җыенда 2016 елга төрки дөньяның мәдәни башкаласы булып Азәрбайҗандагы Шәке шәһәре сайланды. ТӨРКСОЙ оешмасындагы чыганак Азатлыкка чынлыкта 2016 елда мәдәни башкала Уфа булырга теләгән иде, дип сөйләде:

– Чыннан да, 2016 елга Шәке шәһәре турында сүз барган иде, әмма моннан ике-өч ай чамасы элек Башкортстан үзе безнең белән элемтәгә чыкты. Уфаның мәдәни башкала булуын телибез, диделәр. Бик каты әзерләнә башладылар. Марыга иң югары дәрәҗәдә эшләнгән презентация, зур сәнгать коллективы, кыскасы, саллы гына делегация белән киләселәр иде. Утырыш менә бүген, пәнҗешәмбе көнне булды, ә очкычны сишәмбе көнне бәреп төшерделәр. Шунда ук, без килмибез, диделәр. Ахыр чиктә 2016 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булып Шәке шәһәре сайланды, диде ТӨРКСОЙдагы чыганак.

27 ноябрьдә Башкортстанның яңа премьер-министры Рөстәм Мәрдәнов әлеге вазифасында уздырган беренче матбугат очрашуында Анкара Русия очкычын бәреп төшергәннән соңгы киеренкелек чорында Төркия белән мөнәсәбәтләргә дә тукталып, Башкортстан төрек ширкәтләре белән бәйләнешләрне яңадан караячак, дип белдерде.

Ә Башкортстаннан чыннан да саллы делегация килергә тиеш булган. ТӨРКСОЙ тараткан хәбәрдә Уфадан Марыга Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Уфаның мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы Исламетдин Мамбәтов, Башкортстанның "Мирас" җыр һәм бию фольклор ансамбле килә, дип язылган.

– Башкортстан Уфаны үзе тәкъдим иткәч, без, әлбәттә, бу яңалыкны сөенеп каршы алдык. 2014 елда Казан мәдәни башкала булганда, барлык чаралар да иң югары дәрәҗәдә оештырылды. Уфа Казаннан һич тә калышмас, яхшы эшләргә әзер булыр, дип уйладык. Хәер, Шәке каласында шигебез юк анысы – Азәрбайҗан да көчле ил, дип сөйләде ТӨРКСОЙдагы чыганак.

ТӨРКСОЙның генераль сәркатибе Дүсән Касәинов исә бу авырлыкларның вакытлыча гына булачагына ышана:

– Ни генә булмасын, мәдәният һәм сәнгать кешеләре һәрвакытта да бер-берсе белән аралашырга теләп торачак, диде ул.

Мәдәни башкала булу нәрсә бирә?

Төрки дөньяның мәдәни башкаласы – ТӨРКСОЙ оешмасының яңа инициативасы. 2012 елда мәдәни башкала исеме – Астана (Казакъстан), 2013тә – Искешәһәр (Төркия), 2014тә – Казан, 2015 елда Марыга бирелгән иде.

Дүсән Касәинов

Дүсән Касәинов

Моннан кала, ел дәвамында ТӨРКСОЙ берничә зур чара оештыра. Әйтик, быел Төрки илләрнең Яшьләр камера хоры барлыкка килде. Хорга биш республикадан (Татарстан, Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Кыргызстаннан) 32 җырчы кергән. Яңа гына оешуына карамастан, хор Германиядә үткәрелгән Икенче Европа хор бәйгесендә өч алтын медаль яулады.

Шулай ук, төрки җыр сәнгатен популярлаштыру максатыннан TürkVizyon бәйгесе оештырылды. 2014 елда Казанның "Татнефть-Арена" сараенда үткәрелгән әлеге җыр бәйгесе иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде, дип куана-куана искә төшерде Дүсән Касәинов.

– Казан безгә ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте. Быел Истанбулда узачак бу җыр конкурсының финалы Казанныкыннан бер дә ким булмас, дип ышанасы килә, диде ул.

Кыскасы, бер яктан, төрки дөньяның мәдәни башкаласы дигән исем шәһәрне бөтен төрки дөньяга танытса, икенче яктан, шушы шәһәрдә яшәүче халык үзен зур төрки дөньяның бер өлеше итеп ныграк сизергә тиеш була. Дөрес, Казанда берничә зур чарадан кала 2014 елда бер ни дә булмады кебек: каланың төрки йөзен ассызыклаучы яңа биналар төзелмәде, фәкать ел әйләнәсе юл чатындагы элмә такталарда "Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы" дигән язулар гына эленеп торды.

ТӨРКСОЙда катнашу күпмегә төшә?

ТӨРКСОЙ оешмасына керүче илләр һәм төбәкләр ел саен әгъзалык кертемнәрен түли. Иң зурысы Төркия җилкәсенә төшә – 2015 елда ул 1,2 млн. доллар түләгән. Азәрбайҗан белән Казакъстан – 300әр мең доллар, Кыргызстан – 212 мең доллар, Татарстан – 72 мең доллар, Башкортстан 33 мең доллар түләгән.

Мары шәһәре

Мары шәһәре

Киләсе елга саннар әллә ни үзгәрмәгән: проект буенча ТӨРКСОЙ бюджеты 3 млн. доллар тәшкил итәчәк. Төркия быелгы кебек 1,2 млн. доллар түлиячәк, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Төрекмәнстан 300әр мең доллар кертәчәк, Татарстан белән Башкортстан исә ТӨРКСОЙ бюджетына 75әр мең доллар кертергә тиеш була. Калган акча иганәчеләрдән һәм банктагы процентлардан керәчәк.

Шунысын да әйтергә кирәк: ТӨРКСОЙның 2016 ел эш тәртибенә Татарстан 8 чара тәкъдим иткән. Габдулла Тукай, Солтан Габәши, Нәҗиб Җиһанов, Габдулла Кариев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, София Гобәйдуллина һәм Татарстан дәүләт симфоник оркестрының юбилейларына багышланган чаралар ул. Уфа төрки дөньяның мәдәни башкаласы булудан соңгы минутында колак каккан кебек, Казанның да бу планнары чәлпәрәмә килмәсме?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG