Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:01

Русиядә Төркия тауарларын сату тыелса, бәяләр артачак, аларның урынын Кытай тауарлары алачак, ди икътисад белгече. Төрек әйберләре белән сәүдә итүчеләр арасында әле тыелу кертелгәнче үк Төркия белән эшләүдән баш тартучылар бар.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Су-24 очкычын бәреп төшерүгә җавап буларак хөкүмәткә Төркияне җәзалау чараларын, шул исәптән кайбер уртак инвестиция проектларын туңдыру мәсьәләсен карарга кушты. Бүгенге көндә Татарстанга Төркиядән шактый гына инвестицияләр кергән, төрек ширкәтләре эшли. Истанбул университетында белем алган икътисад фәннәре докторы, Казанда яшәүче Рәсим Хөснетдинов ниндидер чикләүләр кертелә калса, ике як та зыян күрәчәк, чөнки Русия белән Төркия икътисади яктан бер-берсен тулылындырып килә дип саный.

“Төркиядән җиңел сәнәгать, Русиядә үсмәгән җиләк-җимешләр китерелә, анда туризм үсеш алган. Русиядә энергия, авыр сәнәгать әйберләре бар һәм ул Төркиягә җитми.

Сәясәт икътисадтан алданрак килгәнгә күрә, ул икътисадны билгеләүче булып тора. Русиядә, бигрәк тә Татарстанда Төркиядән инвестицияләр кертелгән. Инвестиция бит ул алдан ук исәпләп эшләнелә һәм бер тапкыр куып киткәч, бизнесменнар белән эшләү тагын да авырлашачак”, ди Хөснетдинов.

Рәсим Хөснетдинов

Рәсим Хөснетдинов

​Белгеч базарда көндәшлек булырга һәм халык үзенә кирәген сайлап алырга тиеш дип саный.

“Әгәр Төркиядән ниндидер тауар килми кала икән, димәк, җиләк-җимешкә дә бәяләр артачак, сыйфаты үзгәрәчәк. Әгәр базардан берәр уенчы китә калса, башкалар менә үзебез генә калдык дип үз бәясен куеп сатачак. Көндәшлеккә зыян килү тауарның сыйфаты да, бәясе дә начар якка үзгәрә дигән сүз.

Бүгенге көндә Төркиядән Русиягә нинди җиләк-җимешләр керә?

– Апельсин-мандарин, җәй көнне помидор, балык, ит ризыклары. Помидор бик сыйфатлы булмаса да, ул мондагы бәяне билгели. Гомум бәягә үз өлешен кертә. Ит ризыклары, балык хәзер Европадан кертелмәгәч, Төркия моннан файдалана ала иде. Кипкән җимешләр бар, әмма кыйммәт булу сәбәпле, Русиягә бик үк үтеп кермәгән. Ә Төркиядә тукыма әйберләре сыйфаты белән Европа дәрәҗәсендә эшләнә.

Безнең халык өчен туризм бик мөһим. Ул бит диңгезләрне, тауларны күрү генә түгел, ә сәламәтлек дигән сүз. Ияләшкән кешегә аннан баш тарту авыр булачак. Кырымны ничек кенә мактасак та, башка илгә барганнар Кырымны ошатмаска, канәгать булмаска мөмкин.

Татарстанга зыяны булмасмы?

Хөснетдинов әйтүенчә, Татарстанда “Алабуга” ирекле икътисади зонасында шактый гына төрек ширкәтләре эшли.

"Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" дигәне иң өре ширкәт һәм анда агачтан җиһаз материаллары җитештерелә. Әлеге фабрикада 650ләп кеше эшли. Бу фабрика безгә бигрәк тә кирәк, чөнки Татарстанга газ кергәннән соң урманнар бик каралмый. Бәлкем бу зур фирмалар аша җиһаз җитештереп урманнарны чистартырга мөмкинлек туар. Ләкин хәзер мондый хәл килеп тугач, инде бу да сорау алдында калырга мөмкин. Фабрикада 650 кеше эшләве дә бик зур сан. Бер социаль проект, никадәр гаилә дигән сүз.

“Шишеджам” (Төркия) һәм “Сэн-Гобэн” (Франция) уртак ширкәте пыяладан төрле савыт-саба җитештерү фабрикасында 400ләп кеше эшли. 100 миллион доллар тирәсендәге инвестициясе бар. Бик сыйфатлы тауарлар эшлиләр.

Аннары “Хәят-Химия” дигән фабрика химия индустриясе өлкәсендә эшли. Аларның да инвестицияләре зур һәм ул акчаларны кертүчеләрне куркытмаска иде.

“Джошкуноз” автомобиль заводы Ford-Sollers өчен автоҗиһазлар җитештерә, шулай ук Чаллыда "Тирсан" төрек ширкәте Камаз өчен карданнар ясый. Елына 100 мең данә.

Моннан тыш Чаллыда төрекләрнең аерым шәһәрчек төзү проекты да бар иде. Sunrise City дип атала һәм монолит белән эшли. Русиядә бу тимер бетон технологиясендә эшләүне белмиләр иде, аны төрекләр генә эшли иде элек. Хәзер алардан русияләр дә өйрәнде. Элек Казанда төзелеш белән шөгыльләнүче уннан артык фирма булгандыр. Хәзер инде бик аз, хәтта юк диярлек”, диде Рәсим Хөснетдинов.

Сәүдәгәрләр ни уйлый?

Төрек тауарларын сәүдә итүчеләрнең Төркия-Русия мөнәсәбәтләренә карашы үзенчәлекле. Казанда балалар киемнәре белән сәүдә итүче Гөлназ Маликова халыкның Төркиядә җитештерелгән әйбергә ихтыяҗы зур булуын әйтә.

“Халык Төркия әйберләренә ияләште. Аның бәясе арзан, хәтта Кытайныкына караганда да арзанраклары бар. Төркия сүзе үзе хәзер бренд булып тора.

Менә мин кичә интернеттан эзләп утырдым. Русиядә бер-ике яхшы дип саналган фабрика бар. Калганнары начар тегелгән, дизайннары ямьсез, бәяләре ат бәясе. Ә Төркия тауарлары заманча. Шуңа халык та нәкъ төрек тауарын сорый, бер дә Кытайныкын аласылары килми. Йә Русия, йә Төркия әйбере кирәк, диләр.

Доллар бәясе арткач күп сәүдәгәрләр Төркиягә барудан туктады, чөнки сату да кимеде. Кризиста халыкның акчасы җитми. Аннары Төркиягә бару өчен хәзер ике тапкыр күбрәк акча кирәк. Элек җыеп калдырган тауарны Төркиядән авиакарго белән, ягъни очкыч белән җибәрсәләр, хәзер сәүдәгәрләр автокарго (йөк машиналары) белән җибәрә, чөнки алай арзанрак. Мисал өчен, авиакарго белән җибәрү килосы 8 доллар булса, автокарго белән 4,5 доллар. Автокарго белән озак килә, аннары югалган әйберләр дә бар”, диде ул.

Казанда сәүдә итүче Тәнзилә Сариева Төркиянең Русиягә мондый мөнәсәбәтеннән соң, бөтен аек акыллы халык төрек әйберләрен алудан баш тартырга тиеш дип саный.

“Мин үзем төрек тауарларын ташымыйм, әмма минем бөтен танышларым Төркиягә барудан баш тарта. Киләчәктә Кытай һәм җирле җитештерүчеләр әйберләрен сатачаклар”, диде ул.

"Төркия-Русия арасында аралар бозылуга борчылабыз"

"Төркия Русиядәге йөз меңнәрчә кешене эшле дә итте, кеше дә итте дип тә әйтергә була", ди Төмән шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Рузалия Сабирова. Әле бүген дә тормышлары Төркия белән бәйләнештә булганнарның ике ил арасында аралар бозылуга бик борчылуларын, сугыш кына була күрмәсен дип теләүләрен әйтә ул.

Бүген дә Төмән шәһәрендә Төркиядән яхшы сыйфатлы киемнәр кайтартып сатучы эшмәкәрләр бар. Рузалия ханым аларның да борчуга калганын әйтә. Үзе ул моннан ярты ел элек, Русиядә рубль бәясе түбән тәгәрәгәч, Төркия тауарларын кайтартмый башлаган. "Акламый башлады, доллар кыйммәтләнде", ди Сабирова.

Рузалия Сабирова

Рузалия Сабирова

20 ел гомеребез Төркия белән бәйләнештә үтте, дип сүзен дәвам итә ул. "Яхшы сыйфатлы әйберләрнең ни икәнен без Төркиягә оча башлагач белдек. Күз алдына китереп карагыз, бер Төмәннән генә атнасына алты тапкыр чартер очкычлар Төркиягә барды. Русиянең бөтен эре шәһәрләреннән дә очтылар бит. Бергә исәпләп карасаң, күпме кеше эшле булган. Башта бөтен нәрсәне Төркиядән ташыдык. Хәтта яшелчә, җиләк-җимешләрне дә аннан алып кайта идек. Төмән базарындагы сөлгеләр, урын-җир япмалары, кием-салым, тәрәзә челтәрләре, люстралар, савыт-саба, кием-салым, күн курткалар барсы да Төркиянеке иде", дип сөйли эшмәкәр.

Бик күпләрнең Төркия тауары белән сәүдә итеп аякка басуларын, тормышларын рәтләвен дә әйтә. "Үзебез дә Төркия икътисадын нык күтәрдек. Бу ягын да онытмаска кирәк кирәк. Истанбулның кибетләр күп булган урамнары Русия эшмәкәрләре белән тула иде. Кибетләрдә әйбер бетә, ә без төнгә кадәр фабрикадан тауар килгәнне көтә идек", дип искә ала Рузалия ханым ул елларны.

Хәзер Төмән базарларында, кибетләрендә кече эшмәкәрләр күбрәк Мәскәүдән, Кытайдан һәм Кыргызстаннан кайткан тауарны сата. "Әмма алар Төркия тауары белән чагыштырырлык түгел, сыйфаты начар", ди Сабирова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG