Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:52

"Әнвәр Хәйри кебек әзерлекле галимнәр җитми"


27 ноябрь Казанда Татарстан Милли китапханәсендә “Әнвәр Хәйри укулары: милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында” исемле фәнни-гамәли җыен узды. Галимнәр мондый укуларны Әнвәр Хәйринең туган ягында үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Болгар дәүләте, аның башкаласы Биләр тарихын, шунда ислам кабул итүне өйрәнгән галим, язучы Әнвәр Хәйри вафатына бер елдан соң аның исемен мәңгеләштерү максатыннан башкалада беренче тапкыр фәнни-гамәли җыен оештырылды. Чарада Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары, галимнәр, фән эшлеклеләре, Әнвәр Хәйринең тормыш иптәше Әлмирә ханым һәм кызы Айгөл Хәйри дә катнашты. Әнвәр әфәнде Татарстанда бердәнбер фәнни дәрәҗәсе булмыйча фән эшлеклесе исеменә ия булган галим.

“Ул турыдан-туры милләткә хезмәт итте, халкым дип яшәде, татар халкының тарихын ачуда зур өлешен кертте. Язучылар күп, ләкин тарих материалларына нигезләп язучы бик сирәк. Аның иң зур гамәле – ул татар шәхесләрен өйрәнде. Ул аларны пропагандалау белән түгел, фикерләрен өйрәнү белән шөгыльләнде. Риза Фәхретдинов кебек билгеле шәхесләрнең тәгълиматларын гади тел белән халыкка җиткерүче иде”, ди җәмәгать эшлеклесе, Әнвәр Хәйринең фикердәше Рифкать Кормашев.

Академик Индус Таһиров фикеренчә, галимнең галимлеге дипломнар белән билгеләнми. Аның нигезендә фәнни эшләр, хезмәтләр ятарга тиеш.

“Галим һәм аның исеме китә, ә аның әсәрләре, укучылары кала. Әнвәр Хәйринең, чыннан да, фәнни дәрәҗәләре юк иде. Әгәр дә үзе теләгән булса – аны без бирә ала идек, аның хезмәтләре моңа тулысы белән туры килә иде. Без аны һәрвакыт доктордан да ким булмаган галим буларак таныдык. Аның фәнни эшләре бүген дә халкыбызга хезмәт итә.

Бүгенге көндә Әнвәр Хәйри кебек әзерлекле галимнәр кирәк. Әнвәр Хәйри борынгы гарәп теленә үтеп кереп, хезмәтләр тәрҗемә иткән галим. “Гарәп теле белән генә чикләнеп калмыйча, борынгы кытай телен дә үзләштерергә кирәк, чөнки Кытай архивларында татар тарихына багышланган бик күп мәгълүмат саклана. Шушы материалларны кайтару өчен безгә әзерлекле галимнәр кирәк”, диде Индус Таһиров.

Конференциядә Әнвәр Хәйринең бик күп китаплар бастыруы, фәнни җыентыклары турында да сүз алып барылды. Ләкин ул язган иң зур китап, татар халкына, милләткә гомер буе хезмәт итүче китап, ул аның кызы - Айгөл Хәйри дип белдерде галимнәр.

Депутат, шагыйрь Разил Вәлиев Казанда гына түгел, Әнвәр Хәйринең укуларын ел саен туган ягы Аксубай районында да үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Аңа башкалар да кушылды.

XS
SM
MD
LG