Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:22

"Сандык өстендә чигү чигеп утыру заманы түгел, татарча дискәтүкләр вакыты"


Казанның төнге клубларында татар көйләренә бию гадәти күренешкә әйләнде. “Сандык өстендә чигү чигеп утыра торган заман түгел”, ди “Курай” радиосының татар дискотекасында катнашкан җырчы Илсөя Бәдретдинова. Әлеге төнге тамашада Азатлык хәбәрчесе дә булды.

Казандагы татар дискәтүкләренә гадәттә 18 яшьтән өлкәнрәк булган яшьләр йөри. Араларынла яшүсмерләр дә бар, төрле юллар белән төнге клубларга эләгәләр. “Курай” радиосының татар дискотекасын оештыручылар безнең өчен иң мөхиме – тәртип диләр. Дискәтүкне алып баручы Газинур Фәйзуллин хәмерсез күңел ачып булу белән килешә, әмма моны контрольдә тота алмыйлар. Алар клубта хәмер аркасында килеп чыккан каршылыкларны шундук бетереп, тынычлык өчен җавап бирәләр. Ә калганы, урамдамы ул, башка җирдәме, һәрбер кешенең үз эше икән. Газинур дискәтүкләр кешене боза һәм начар якка үзгәртә дигән фикер белән килешми. Аның сүзләренчә, бүгенге татар дискәтүкләрендә татарның элекке мәшһүр артистларын, халык җырларын да ишетергә була. Дөрес, оригинал түгел, ә ди-джейның клуб музыкасы белән кушылган вариантында. Шул рәвешле егет-кызларның әти-әниләре, әби-бабайлары җырларына кызыксынулары арта.

Бүген татар дискәтүкләре даими рәвештә яшьләрне бер урынга җыя торган чара. Театр, концертлар белән чагыштырганда, аның аудиториясе күпкә киңрәк ди дискәтүк оештыручылар.

“Бу татар яшьләренең бозылып баруларын, яисә татар сәнгате, мәдәнияте белән кызыксынмавын күрсәтәме?” дигән сорауга җырчы Илсөя Бәдретдинова: “Яшьлек бит инде ул. Мин шаккатам. Бөтен яшьләр дә дивана булып, бер генә кеше акыллы була алмый. Алар күпчелек һәм үзләре сайлый барысын да. Яшьләрне берничек тә тыеп булмый, җыелган энергияләрен алар кая да булса чыгарырга тиешләр бит инде. Сандык өстендә чигү чигеп утыра торган заман түгел бит хәзер, татарча дискәтүкләр вакыты”, дип җавап кайтарды. Бу төнне билгеле җырчы дискәтүккә махсус кунак булып килгән. Һәр атна саен монда татар җырчы-музыкантлары, биючеләре килеп үзләрен күрсәтеп, яшьләрне шаулатып китә.

Татар җыры мондый булырга тиеш түгел, татар биюе башка төрле була, бу шайтан туе дип әйтүчеләргә, төнге клубта хәмер сатмасалар, яшьләр аны урамда сатып алып эчә, ди җырчы. Алар чит ил музыкасына да бииләр, Илсөя татар клуб җырлары белән биетү ягында.

Ә яшьләрнең үзләренә килгәндә, дискәтүкләргә йөрүләренең төп максаты – танышу, бию, аралашу, күңел ачу. “Курай” дискәтүгенә даими йөрүче Ринат Камалетдинов сүзләренчә, Татарстанда яшәгән татар яшьләренә бу дискотека кирәк. “Монда безгә бик уңайлы, бу яшьләрнең үз урыны. Музыка тыңлыйбыз, биибез, танышабыз. Мин үзем рус дискәтүкләренә дә йөрим, ләкин татарчалары күңелгә якынрак”, ди икенче бер дискәтүк яратучы Румия Мингалиева. Илһам исемле егет мондагы ди-джейларның, алып баручыларның осталыгына игътибар иткән, хәмергә булган нейтраль карашын да җиткерде.

Гомумән, татар дискәтүкләренә йөрүчеләрнең хәмер эчүгә карата фикерләр төрле. Кемдер, монда күңел ачарга киләм, хәмерсез ял итә алмыйм дисә, медицина өлкәсеннән булган Чулпан Әхмәтшинә спиртлы эчемлекләргә каршы булуын әйтте. Аныңча, Казанда төнге клубларның, аерым кешеләрнең татар дискәтүген оештырып теләсә ничек акча эшләргә дигән таләбенә буйсынмаган, хәмерсез, милли татар дискәтүге әле дә җитми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG