Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колорадо штатында ут ачу нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган


Берничә сәгать атышлардан соң, полиция ут ачучыны коралны ташлауга күндерә алган.

Американың Колорадо-Спрингс шәһәрендә (Колорадо штаты) гаилә планлаштыру хастаханәсендә ут ачуда өч кеше һәлак булган. Алар арасында бер полиция вәкиле бар. Тагын тугыз кеше яраланган, аларның дүртесе полиция хезмәткәрләре.

Һөҗүм итүче тоткарланган. Ул Роберт Льюис Диар. Полиция һәм аның арасында атышлар берничә сәгать дәвам иткән. Нәтиҗәдә тәртип саклаучылар хастаханәгә үтеп кереп, ут ачучыны коралны ташлауга күндерә алган.

Җинаять сәбәпләре турында хәбәр ителми.

Полиция мәгълүматларына күрә, ут ачучы хастаханәгә берничә әйбер алып кергән, хәзер белгечләр аның куркыныч тудыру-тудырмавын тикшерә.

АКШ президентының террорчылык белән көрәш киңәшчесе Лиза Монако әлеге хәл турындагы мәгълүматны президент Барак Обамага җиткергән.

XS
SM
MD
LG