Accessibility links

Украинада һәм кайбер чит илләрдә һолодомор корбаннарын искә алалар


Киевта "Шәмне кабыз" дигән чара да узачак.
Киевта "Шәмне кабыз" дигән чара да узачак.

Украиннар бүген үз тарихларындагы иң дәхшәтле сәхифәләренең берсен, Һолодомор, ягъни 1932-33 еллардагы зур ачлыкны искә ала.

Киевта һәм Украинаның башка шәһәрләрендә, шулай ук кайбер чит илләрдә бүген 1932-1933 елдагы Һолодомор корбаннарын искә алалар.

Төштән соң Киевтагы Милли музейда урнашкан "Украинадагы һолодоморлар корбаннары мемориалында" матәм митингы узачак. Анда Украина президенты Петр Порошенко, ил җитәкчелеге вәкилләре, руханилар катнашачак. Соңрак һолодомор корбаннарын бер минут тынлык белән искә алгач, "Шәмне кабыз" дигән гомумукраин чарасы башланачак.

"Украинская правда" хәбәр итүенчә, барлык дәүләт байраклары төшерелгән, күңел ачу чараларын уздыру чикләнгән.

Украинада Сталинның күмәк хуҗалыклар оештыру сәясәтенә каршы күтәрелгән авыл кешеләрен бастыру өчен ясалма рәвештә оештырылган, Һолодомор дип аталган ачлыктан, төрле исәпләүләргә караганда, дүрт миллионнан алып ун миллионга кадәр кеше үлгән.

2006 елны Украинаның Югары Радасы Һолодоморны украин халкының геноциды дип таныды,

XS
SM
MD
LG