Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркия консуллыгы янында "Русия коммунистлары фиркасе" пикет уздырды


Пикетта 30лап кеше катнашкан. Алар резолюциядә Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә аерым-аерым таләпләр куйган.

Казанда Төркия консуллыгы каршында "Русия коммунистлары фиркасе" пикет уздырды. "Бизнесс-Online" хәбәр итүенчә, анда 30га якын кеше катнашкан һәм алар ике сменада торган.

Пикет резолюциясендә Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә таләпләр әйтелгән. "Русия коммунистлары фиркасе" федераль хакимияттән "безнең очкычка һөҗүм итү факты нигезендә һәм киләчәктә аны булдырмау чараларын күрү"не , ә Татарстан җитәкчлегеннән "Төркия хакимиятен әлеге гамәле өчен кискен тәнкыйтькә тоту" һәм "Төркиянең Америка тарафлы һәм Русиягә каршы сәясәт алып баруын туктату өчен үз элемтәләрен җәлеп итүне" таләп итә.

Төркиянең үз һава киңлекләренә кергән Русиянең Су-24 очкычын бәреп төшерүе Русиядә хөкүмәт дәрәҗәсендә генә түгел, моңа кадәр яратып ялга йөргән, киносын караган, китапларын укыган, сәнгатенә мөкиббән киткән, икътисади хезмәттәшлек белән горурланган халкында да ике көн эчендә дошманлык тудырды.

XS
SM
MD
LG