Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Русия мәдәният министры Владимир Мединский илдәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән элемтәләрне өзәргә боерды. Моңа карата татарстаннар арасында "акылсыз адым", "ашыгып үтәргә кирәкми" дип белдерүчеләр бар.

Русия мәдәният министры Владимир Мединский төрки республикаларга халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән элемтәләрне кичекмичә өзәргә боерды. Мединский "сезгә Русия мәдәният министрлыгының карашын – төбәкләргә халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән булган бөтен элемтәләрен кичекмичә туктату кирәклеге турында җиткерәм" дигән.

Владимир Мединский

Владимир Мединский

Бүген төрки халыкларның мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыруны үзенең бурычы иткән ТӨРКСОЙга Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм аның эчендәге Каракалпакстан, Молдовадан Гагауз республикасы белән бергә Русиядән Алтай, Башкортстан, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва һәм Хакасия керә.

ТӨРКСОЙның 26 ноябрьдә Төрекмәнстандагы Мары шәһәрендә үткән киңәшмәсендә Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре булмады. Мединскийның республикаларга ТӨРКСОЙ белән аралашмаска дигән телеграмын җибәрү хәбәре мәгълүмат чараларында 27 ноябрьдә пәйда булды. Республикаларның мәдәният министрлыклары бу чарага үзләре шөлләп бармаганмы, әллә телеграмга кадәр үк кисәтү алганнармы – бу ягы билгесез кала.

Азатлык Татарстанның мәдәният министрлыгыннан Мединскийның бу карарыннан соң ТӨРКСОЙ белән алга таба эшнең ничек барачагын белергә тырышты. Әмма югары җитәкчелек дүшәмбенең төшке вакытына кадәр бернинди дә рәсми белдерүләр ясый алмыйбыз дип аңлатты. Шулай да алар Мәскәүдән мондый телеграм килүен раслады. Тик алга таба эш ничек куелачак, һуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итүнең ни рәвешле өзелүе турында беркем берни әйтми. Сөйләшкәндә барысының да хафада калганы сизелә. Бу аңлашыла да. Татарстанның Төркия белән дә, ТӨРКСОЙ белән дә бәйләнешләре бик тыгыз.

Азатлык Төрки дәүләтләр фәннәр академияләре берлегенә кергән Татарстан фәннәр академиясеннән Мединский күрсәтмәсенә карата фикер ала алмады. Шалтыратуга җавап бирүче булмады. Академия ТӨРКСОЙ белән берлектә фән дөньясын берләштерү эшенә быел керешкән иде. "Төрки дөнья академияләре берлегенең ролен безнең уртак тарихыбызга һәм мәдәниятебезгә караган фәнни эшләрне бергәләп, киңәшеп эшләүдә дә күрәм", дигән иде бу оешманы булдыру максатында 29 июньдә үткән җыелыштан соң Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов.

Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның илдәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән элемтәләрне өзәргә боеруы турында Азатлык белән аралашкан галимнәр, дәүләт эшлеклеләре "акылсыз адым", "ашыгып үтәргә кирәкми", дип белдерде. "Русия кануннарына нигезләнеп, Татарстанның чит илләр белән икътисад, мәдәният өлкәләрендә эшчәнлек алып барырга тулы хокукыбыз бар", ди алар.

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Мединский күрсәтмәсен "акылсыз адым" дип бәяли.

"ТӨРКСОЙның нинди гаебе бар? Әле ул Төркиянең оешмасы булса бер хәл, тик бу – төрки дәүләтләрнең җыелмасы бит. Анда Казакъстан, Кыргызстан да кергән. Русия белән болар Евразия берләшмәсен үк төзеде. ТӨРКСОЙга кергән Азәрбайҗан Русиягә дошманмы? ТӨРКСОЙ хәрби оешма түгел, ул матур гына эшләде. Ник Татарстанга һәм башка республикаларга аның белән араны өзәргә кушуын аңламыйм. Акылсыз адым.

Ничек инде Русиянең мәдәният министры фәрманы белән аралашуны туктатырга мөмкин? Бу бит Русия кануннарына каршы чыга. Мединскийның вазифасымы бу Татарстанга фәрман бирү? Федераль үзәк нинди максатка ирешергә, төрки дөньяны таркатырга телиме – мин диагноз куя алмыйм. Татарстанның Конституциясе бар, Русия белән имзаланган шартанамә гамәлдә. Без чит илләр белән багланышларны булдыруны үзебез хәл итә алабыз. Хәтта Русия кануннарына нигезләнеп, чит илләр белән икътисад, мәдәният өлкәләрендә эшчәнлек алып барырга тулы хокукыбыз бар. Татарстан ашыкмаска тиеш. Русиянең кәефе бүген бер, иртәгә – икенче. Без аларга иярергә тиеш түгел. Тынычлансыннар әле бераз", ди Хәкимов.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, "ТӨРКСОЙ белән араны өзү фәрманын шунда ук үтәү дөрес түгел", ди.

"Араларны өзүдән дә җиңел эш юк. Талашырга да җиңел, тик аның нәтиҗәсе нинди булыр – менә моны уйларга кирәк. Мөнәсәбәтләрне ачыклаганда кызган баштан эш итәргә ярамый. Булган афәттән соң әле күп вакыт узмады, бу вакыйга яхшылап өйрәнелмәде, сәбәпләр ачыкланмады, кем гаепле – төгәл берсе дә белми, исбатланмады. БМО да бу мәсьәләне тикшереп, карар чыгарырга тиеш. Ник кызган баштан ашыгырга?

Вазгыять катлаулы. Бәлки ниндидер кискен хәрәкәтләр дә кирәктер. Әмма киләчәкне уйлап, аның зыяны нинди булырга мөмкинлеген чамалап эш итү мөһим. ТӨРКСОЙ белән араны өзү дигән фәрман бар, әмма аны шунда ук үтәү дә дөрес түгел. Бу – бик җитди мәсьәлә. Татарстанга аның тискәре йогынтысы булачак. Кардәш халыклар белән араны өзсәк, бу нәрсәгә китеречәк? ТӨРКСОЙ сәясәттә катнашмый. Килеп туган афәттә төрки халыкларның бер гаебе дә юк. Татарстан да бу очракта үз фикерен әйтергә тиеш, битараф булып, тыныч кына күзәтә алмыйбыз. Әмма ачыклык кертелсен башта, барысы да исбатлансын.

Төрки дөньяның үсешенә, үзара аралашуына киртәләр тудыру нияте бар икән, бу Русия эчендә яшәгән, алдынгы Татарстанга, Башкортстанга, Саха белән Хакасиягә генә зыян килү түгел. Бу – Русиягә дә аяк чалу. Татарстанга кемдер, ниндидер оешма аяк чалырга тели икән, димәк ул Русиягә каршы эшли", ди Вәлиев.

Ирек Шәрипов

Ирек Шәрипов

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты мөдире, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ирек Шәрипов үзләрендәге төрек оешмасына мөнәсәбәт үзгәрмәячәген әйтә.

"Мединскийның ТӨРКСОЙ белән араларны өзү турында фәрманына, дәүләт кешесе буларак, бернинди дә бәя бирә алмыйм. Гадәттә, сәясәттәге кешеләр Халыклар ассамблеясы вәкилләренә, аларның эшчәнлегенә йогынты ясамый. 1992 елда ассамблея оешты, дингә дә, сәясәткә дә тыкшынмыйбыз дип эш итү булды.

Бездә уңышлы эшләп килүче төрек җәмгыяте бар. Алар мәдәният, мәгариф өлкәләрендә актив эш алып бара, хәйриячелек ярминкәләре шаулап уза, аларны барысы да белә. Алга таба да бу дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, бик күңелсез. Узган ел Украина белән Русия арасында килеп чыккан низаг украин оешмаларын кайгыга салды. Әмма Татарстанда аларга карата мөнәсәбәт үзгәрмәде. Уңышлы сугышка караганда начар тынычлык хәерлерәк. Кайнар баштан эш итү кирәкми, бу низагтан берсе дә отмый”, ди Шәрипов.

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

Галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, Татарстан Мединский әмерен үтәп алдан йөгерергә тиеш түгел.

"Татарстанга килгән телеграм бөтен төрки халыклар тарафыннан тискәре бәяләнергә тиеш. ТӨРКСОЙ төрекләр оешмасы түгел, ул төрле төрки халыкларны берләштерә. Әгәр дә федераль үзәк Төркия белән килеп чыккан сәяси гауганы бу оешманың эшчәнлегенә бәйли икән, Русия ялгыш юлдан китәчәк. Бу адым белән алар төрки халыкларны, дәүләтләрне үзләреннән читкә этәрәчәк. Бөтен илләр белән талашып беткән Русиянең партнерлары болай да күп түгел. Мондый адымнар белән алар Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне суытырга мөмкин. Ә бу безгә кирәкме? Бу – уйланылмаган бер акция.

Мединскийның фикере Русия президенты Владимир Путинныкы белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Һәрхәлдә шундый ышаныч бар. Татарстан әмерне үтәр өчен алдан йөгерергә тиеш түгел. Ул ТӨРКСОЙның сәясәт белән шөгыльләнмәгән оешма икәнен аңлатып, үз фикерен әйтергә тиеш", ди Исхаков.

Мединский – бердәм русияле ясауның башында торучыларның берсе

Бердәм русияле ясау сәясәтен көннән-көн көчәйткән Русия җитәкчелеге һава киңлекләрен бозган өчен Су-24 очкычы бәреп төшерелгәч, Төркияне дошман итү белән беррәттән, ил эчендәге республикларны төрки дөньядан аеру, милли мәнфәгатьләрен ныграк чикләүгә керешергә һәм Мединскийның күрсәтмәсе бу адымның беренчесе булырга мөмкин.

Мединский - милли телләргә, миллилеккә каршы булган түрәләрнең берсе. 2014 елның июлендә Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Мединский, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез рус теле өстенлектә булырга тиеш дип белдергән иде. Аннан кала, аның фикеренчә, Русия православ булган һәм "бердәм мәдәни-тарихи киңлек" нигезендә дә православие ятачак. Бу тезистан православие дәүләт төзүче дин дәрәҗәсен алырга тиеш дигән нәтиҗә килеп чыга.

Татар җәмәгать эшлеклеләре, аерым алганда язучы Фәүзия Бәйрәмова мәдәният министрының урыс теле сәгатьләрен арттыру турындагы сүзләрен "Мединскийның бу сүзләре милли телләргә дәүләт исеменнән һөҗүм икәнлеген күрсәтеп тора. Монда милли телләрне юкка чыгару турында сүз бара", дип бәяләгән иде.

Мәскәү тарафыннан эзлекле алып барылган сәясәтнең нәтиҗәсе – сүздән инде эшкә әйләнә башлавы – ул Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе өлгесенең әзер булуы. Бу концепция кабул ителә калса, татар мәгарифе белән беррәттән мәдәнияте һәм мәгълүмат чаралары бөтенләй җимерелеп, татар милләте юкка чыгу юлына басарга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG