Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Прокуратура протест белдерүче машина йөртүчеләрнең чаралары белән кызыксына


Омскидагы каршылык чарасы

Омскидагы каршылык чарасы

Ерак юлга йөк ташучы машина йөртүчеләр үзләренә басым артуыннан зарлана.

Петербурда ерак юлга йөк ташучы машина йөртүчеләренең (дальнобойщиклар) протест чарасын оештыручыларның берсе Александр Расторгуев үзенең өенә полиция һәм прокуратура вәкилләре килүен әйтте. Би-би-си хәбәрчесе белән сөйләшүдә, ул "автомашиналар маршы"на әзерлек сәбәпле аңлатмалар алу өчен үзенең Гатчински шәһәр прокуратурасына чакырылуын белдерде. Поветска аларның 24 ноябрьдә "Смольный йөрешенә" кадәр, ягъни 23 ноябрьдә язылган булган.

Расторгуевны тыңлагач полиция вәкилләре киткән, әмма бер сәгатьтән соң аның янына Гатчински прокуроры ярдәмчесе килеп, инде прокуратурага якшәмбе үк килү кирәклеген әйткән. Ул моны экстремизмга каршы канунны бозу мөмкинлеге өчен аңлатмалар бирү белән аңлаткан.

Федераль юлларда акча җыюга каршы Дагыстан йөк ташучы машина йөртүчеләре Мәскәүгә юл тоткан. Бу хакта шимбә көнне оештыручыларның берсе, эшмәкәр Сурхай Алимирзаевка сылтама белән "Дождь" телеканалы хәбәр итте. Йөртүчеләр сүзләренчә, юлда аларны тәртип саклау оешма вәкилләре туктатып, протест акциясендә катнашмау турында имза куйдыра. Юкса аларга 15 мең сумда штраф янау белән куркыта.

Протест белдерүчеләрнең берсе "Дождь" телеканалына видео биргән. Анда Ставрополь крае Кочубеевски районы юлында ЮХИДИ посты алдында ике чакрымлык машиналар кәраваны төзелгәне күренә. Видео авторы әйтүенчә, инспекторлар Мәскәүгә баручы машина хуҗаларының документларын тартып алып, аларны кире борылырга мәҗбүр итә.

Авыр йөк машиналарыннан юлда йөргән өчен өстәмә акча җыюга протест чаралары Русиянең башка урыннарында да, шул исәптән Казан һәм Башкортстанда да уза.

Юллар өчен акчаны "Платон" системасы аркылы президент Владимир Путинның якын дусты Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг җитәкчелегендәге оешманың җыюы ризасызлык һәм ачу тудырды.

XS
SM
MD
LG