Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта сурәтләнгән татар омонимнары тарала


Казан студенты Булат Дәүләтов татарча гади һәм кызыклы открыткалар ясаган. Автор абсурд яки мәзәк мәгнәле сүзтезмә оештырган ике омоним яза һәм аңа рәсем өсти.

"Бу идея миңа университетта лифтта барганда көтмәгәндә башка килде", дип сөйли Булат. "Бер кыз икенчесеннән нәрсәнеңдер тәрҗемәсен сорады. Тегесе аңа "ябык" дип җавап бирде. Мин шунда баш ваттым, бу "закрыто" сүзенең тәрҗемәсе булганмы яки "худой"ныңмы? Шуннан башланып китте инде", ди ул.

Шуннан соң өч ай дәвамында егермегә якын открытка барлыкка килгән. Булат проектны "Кабатлана торган татар теле" ("Повторимый татарский") дип атаган. Авторның схемасы гади: башта ул берәр нинди ике омонимнан мәзәк яки абсурд сүзтезмә төзи. Соңыннан аңа гади һәм беркатлы иллюстрация ясый.

Татар телле кешене ул шаккаттырмаска мөмкин, ләкин рус теллеләргә кызык тоела, ди Булат. Хәзер әлеге открыткалар күпчелек рус телле күңел ачу сайтларында, татар телен өйрәнү төркемнәрендә киң тарала.

"Бу сүзләр татар теленең күпкырлы һәм кызыклы булуын күрсәтә. Кызганычка каршы, кешеләр аны онытып киләләр. Шуңа күрә бу проектны туган телгә хөрмәт күрсәтү буларак та эшлисем килде", ди автор. Аның сүзләренчә, мондый сүзләр татар телендә бик күп, шуңа күрә ул алга таба да бу шөгылен дәвам итәргә тели.

XS
SM
MD
LG