Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар җырын чүп басты, чаралар күрергә кирәк"


Эльмира Галимова: "Татар җырын чүп басты, чаралар күрергә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

Эльмира Галимова: "Татар җыры өлкәсен чүп басты"

Танылган татар композиторы Эльмира Галимова татар җырчыларына концертлар куярга рөхсәт бирә торган лицензия сертификатлары булдыру фикере белән уртаклашты. Аныңча, сәхнәдә "ялган" композиторлар күбәеп киткән. "Алканат" төркеме солисты Артур Исламов та татар эстрадасының дәрәҗәсен түбән бәяли.

Тугыз яшендә беренче әсәрен иҗат итеп лауреат исемен алган татар композиторы Эльмира Галимова үткән атна азагында матбугат очрашуыннан соң махсус Азатлыкка татар эстрадасына булган мөнәсәбәте белән уртаклашты. Татар җырының миллилеген югалтмас өчен ул нинди дә булса чаралар күрергә кирәклегенә басым ясады.

“Һәрбер кеше үз һөнәренең остасы булырга тиеш. Сыйфатлы һәм зәвыклы итеп үз эшеңне башкарыр өчен белем кирәк. Җыр өлкәсендә дә шулай ук. Мәдәният министрлыгы җырчыларга лицензия-сертификатлар кертсен иде дигән тәкъдимем бар. Әлеге гамәл зәвык һәм сыйфатны үстерер өчен бердәм пропаганда ниятеннән эшләнелергә тиеш. Әлеге лицензиядә концертлар куюны, аларның дәрәҗәсен һәм халык карый алырлык програмга кагылышлы таләпләр булырга тиеш. Мәдәният министрлыгына профессионаллар, үзешчәннәр, төрле сәнгать вәкилләреннән торган комиссия булдырырга кирәк”, ди Эльмира Галимова.

Аның фикеренчә, композитор һөнәре иң авыр һөнәрләр рәтенә керә. Профессиональ дәрәҗәдә музыка иҗат итү – җиңел түгел, ди ул. Эльмира эстрадада "псевдокомпозиторлар" күбәеп китүе турында әйтте. Профессионал буларак, аның өчен бу - аяныч хәл. Бүген зәвыкны бозучы җырлар һәрбер адым саен. Һәм эстраданың сыйфаты да шуннан билгеле. Әгәр дә шул ритм белән берни үзгәрмичә барса, татар җырын чүп басачак.

Классика фәлсәфи яктан тормыш көнкүрешен ачып бирә. Классик музыка иҗат итүчеләр кеше күз алдына китерә алмый торган күренешләрне ноталар ярдәмендә тамашачыга җиткерә. “Татар классик музыкасы юнәлешендә иҗат итүче яшьләр бик аз. Мин үзем күбрәк классик музыка иҗат итәм, эстрада минем өчен артка планга күчте, ул хобби сыман гына. Мин бүген үз стилем, үз юлым, үз музыкаль телем бар дип әйтә алам. Бу минем фикерем генә түгел”, ди Эльмира Галимова.

20 ел тупланып килгән бай иҗат тәҗрибәсен Эльмира киләчәктә яшь буынга тапшырмакчы. Кызганычка каршы, бүген аның консерватория кебек уку йортларында белем бирү мөмкинлеге юк. Ул аны үзенең вакыты җитмәве һәм сәнгать өлкәсендәге сәяси факторлар белән бәйли.

"Алканат" төркеме солисты Артур Исламов та татар эстрадасын түбән бәяли. Сирәк булса да, үз стильләрендә татарча иҗат итүче төркемнәр бар, ди ул. Ләкин алар арасында "Алканат"ка ошаганнары юк икән. Артур белән корган әңгәмәдән шунысы мәгълүм: татар җырының һәрбер юнәлешендә ниндидер үзгәрешләр бар. Үсеше буенча татар классик музыкасы алдарак. Татар эстрадасына килгәндә, аныңча, ул бик тә түбән дәрәҗәдә. Моның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк, чөнки татар җыры мондый төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Татар халкы моңлы җырларга сусаган.

9 декабрь Казанда Сәйдәшев исемендәге концертлар залында композитор Эльмира Галимованың “Ноталар белән тормыш ясыйм” ("Рисую жизнь нотами..." ) дигән юбилей концерты узачак. Билгеле пианист Софья Гуляк белән беррәттән Артур Исламов, Эльза Заяри кебек яшь солистларның чыгыш ясавы көтелә.

XS
SM
MD
LG