Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

"Күк бүре" башкорт яшьләре оешмасы флешмоб уздырды


29 ноябрь Уфада башкорт яшьләренең "Күк бүре" оешмасы Беренче Башкорт республикасы төзелү уңаеннан "Башкорт юлы" исемле флешмоб уздырды.

1917 елның 29 ноябрендә Башкорт өлкә шурасы 2нче санлы фәрманы белән Оренбур, Уфа, Самар һәм Пермь губерналарындагы башкортлар яшәгән төбәкләрдә милли-территориаль автономия игълан иткән. Ул көн тарихка Беренче башкорт республикасы төзелгән көн булып кереп калган. Шул көн уңаеннан башкорт яшьләренең ”Күк бүре” оешмасы “Башкорт юлы” исемендәге йөреш уздырырга җыенган иде. Чарага хакимияттән рөхсәт булмау сәбәпле, ул флешмоб буларак уздырылды.

Чарага килүчеләр Республика һөнәр берлекләре бинасы каршындагы мәйдандагы Мостай Кәрим һәйкәле янында җыелып, байрак төсендәге япмалар белән капланып, башкала тротуарлары буйлап Матросов паркына килде һәм анда Башкортстан мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителү уңаеннан стелла куелырга тиешле урындагы ташка чәчәкләр салды. Чәчәк салулардан соң берничә кеше чыгыш ясады. “Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов:

Азат Сәлмәнов

Азат Сәлмәнов

“Тормышларын куркыныч астына куеп милли идея өчен көрәшкән ата-бабаларыбызны искә алу чарасы уздырдык. Бүген республикалы булуыбызда, эшләмәсә дә конституциябез булуында аларның өлеше зур. 11 октябрь – Башкортстан мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән көн белән чагыштырсак, бу аның бабасы кебек. 11 октябрь – атабыз булса, монысы бабабыз кебек. Ул көн булмаса, декларация кабул итү көне дә булмас иде. Беренче башкорт республикасын төзүдә иң актив эшләгән кеше, әлбәттә, Зәки Вәлиди булган. Ул үзе өчен түгел, ә милләт өчен көрәшкән. Без бу көнне аларны онытмаска, искә алырга бурычлы”, дип белдерде.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов:

Вил Латыйпов

Вил Латыйпов

“Хакимият үзенең репрессия ысуллары белән чараны уздыруга каршы булса да, бу гына режимны коткара алмаячак. Сүз иреге, фикер иреге, милли үзбилгеләнеш хокуклары булмый торып, федератив үсешкә ирешеп булмаячак. Хакимият әле моны аңламый.

Бүген Русия кризис кичерә. Безнең ил эчендә үзбилгеләнүебез, республика төзүебез – ул Русия федерациясен коткару дияр идем. Федераль хакимият шуны аңласын иде. Илдәге барлык милләтләр дә дәүләткә нигез салган милләтләр. Ә аларны ассимиляцияләргә тырышалар. Мин барлык милләтләр: урыслар, башкортлар, татарлар, чуашларның тигез булуын, берләшеп көчле дәүләт төзүләрен телим. Хакимият бу эштә безгә ярдәм күрсәтергә тиеш”.

"Башкорт юлы" флешмобы

"Башкорт юлы" флешмобы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG