Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:56

24-26 ноябрь көннәрендә Төмән өлкәсендә үткән татар мәгърифәте көннәренә Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан бер төркем вәкилләр килде. Алар туган телгә багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашты, Төмән районының Шыкча мәктәбендә үткән дәресләрдә булдылар.

Зур максатларны күз алдында тоткан бәйрәм чарасы Ямбай урта мәктәбеннән башланды. Монда милли киемдәге укучылар кунакларны мәктәп музеена алып керделәр, мәктәп эшчәнлеге белән танышкач, татар телендә сыйныфтан тыш дәрес карадылар, мул чәй өстәлендә себер татар ашлары белән сыйландылар, аларның әйтелеше белән кызыксындылар.

Түгәрәк өстәл

Түгәрәк өстәл

Икенче көнне мәгърифәт көннәре Тубыл шәһәренең 15 мәктәбендә дәвам итте. “Мәдәниятләр диалогы. Татар телен саклауда һәм үстерүдә проблемалар һәм перспективалар” дигән темага фәнни-гамәли конференция үтте. Конференциядә Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, өлкәбезнең Төмән, Тубыл, Аромаш, Вагай, Исәт, Түбән Тәүде, Яркәү, Ялутор районнарыннан һәм Тубыл, Төмән шәһәрләреннән татар теле, әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары катнаштылар.

Шыкча мәктәбендә дәрес барышы

Шыкча мәктәбендә дәрес барышы

– Өченче көнне өлкәдә танылган Төмән районының Шыкча мәктәбенә килдек, - дип горурланып, төбәк укытучыларның белемен күтәрү институты галиме Рафаэль Гадиев андагы чараларны тасвирлады. - Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе югары дәрәҗәдәге уку йорты, гимназия моделендә эшли башлады. Монда шулкадәр көчле коллектив, ике мәртәбә Русиянең иң яхшы укытучысы булган филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова турында гына озак сөйләргә була. Ул бөтен яңалыкларны Татарстаннан ала. Бу мәктәп саф милли татар мәктәбе булып кунаклар күңеленә бик хуш килде, бик яраттылар. Монда дүрт дәрес тә татар телендә алып барылды. Мәктәптә балалар татарча сөйләшәләр, тәртипле. Ә инде дөньякүләм танылган “Шытыр-шатыр” фольклор ансамблендәгеләрнең осталыкларына чиксез сокландылар.

Тел укытучылары конференциядә

Тел укытучылары конференциядә

Бер уңайдан шуны әйтер идем, быел институтта мин музыка белгече генә булып калдым. Этномәдәни мәктәпләр белән эшләргә әлегә белгеч юк. Шуңа да Тубылда үткән бәйгеләрне оештыруда катнашмадым. Шуны гына әйтә алам: “Иң яхшы этномәдәни мәктәп” бәйгесендә 1 урынны - Яркәү районының Яңа Кәешкүл, 2 урынны - Түбән Тәүде районының Киндерле, 3 урынны Вагай районының Карагай мәктәбе алды. Монда күпкә көчлерәк этномәдәни мәктәпләрнең җиңүен көткәннәр гаҗәпкә калдылар инде. Гаҗәпләнерсең дә, Яңа Кәешкүл мәктәбе белән Шыкча мәктәбен чагыштырырлык түгел, җир белән күк арасы. Аларның материалларын карамаганнардырмы, бу турыда белешермен әле. Ә инде шәһәр мәктәпләре арасында Төмән шәһәренең 52нче уку йорты гына катнашканга, 1 урын да аңа бирелде. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә 1 урынга шул 52нче мәктәп укытучысы Халидә Кирамова лаек дип табылды.

Алексей Райдер килешүгә кул куя

Алексей Райдер килешүгә кул куя

Аннары өлкә мәгариф һәм фән департаменты һәм Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы арасындагы килешү озынайтылды. Анда департамент директоры Алексей Райдер: “Килешүдә киләчәктә Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән максатчан эш алып баруда хезмәттәшлек итәр өчен төрле бүлекләр бар, шул исәптән, милли мәгарифне саклау һәм үстерү буенча да. Берсүзсез, татар халкының үзенчәлеклелеге һәм мәдәнияте безнең барлык тормышыбызга да сеңгән, нинди милләттән булуыбызга карамастан. Гомумән, себер татарлары мәдәниятен, традициясен, гореф-гадәтләрен, тормыш тәртипләрен саклау безнең өчен бик мөһим.

Мастер-класста биремнәр чишү

Мастер-класста биремнәр чишү

Татар балалары заманча укыту стандартларын, чараларын үзләштерсеннәр өчен Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә планлаштырабыз. Булган килешүне тагын да 5 елга озынайтабыз. Безнең өчен бөтен гамәлләр дә әһәмиятле хәзер. Бүгенге көндә мәктәпләрдә балаларны милләтләргә бүлми генә күп төрле чаралар үткәрәбез. Аларга әти-әниләре белән булган рухи байлыкларын башкаларга да күрсәтергә чакырабыз.

Без ике арада системалы төстә үзара бәйләнештә эш итәчәкбез. Безгә телне, әдәбиятны саклау белән бергә, үз себер татарларыбызны татар җәмгыятенә тартырга тырышабыз. Һәркемгә мәгълүм: Казан, Татарстан республикасы татар мәдәниятен саклаучы булып тора, анда төрле татар халыкларның юллары кисешә. Шуңа да себер татарлары телен, укыту програмын шул гомум татар мәдәнияте белән баетырга кирәк. Мәгариф, мәдәният өлкәсендә генә түгел, хезмәттәшлекне фәнни яктан да дәвам итәчәкбез. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы моңа бик күп игътибар бирә. Татар филологиясе буенча танылган галимнәребез дә бар.

Бәйгеләрдә җиңүчеләр

Бәйгеләрдә җиңүчеләр

Татарстан уку йортларына, мәктәпне тәмамлаганнан соң, ел саен уртача ике йөзләп бала укырга керә. Шулай итеп, балалар халык традицияләрен хөрмәт итүләрен, үз милләтен рухи кыйммәтен аңлаган тулы хокуклы вәкиле булырга омтылалар”, - дип сөйләде журналистларга.

Кунаклардан Төмән өлкәсендәге татар мәгърифәте көннәренә карата фикерләрен сорауга, түбәндәге җаваплар яңгырады:

Гөлия Мусина: “Ике төбәк арасындагы килешүдәге хөкүмәт шартнәмәләрен тормышка ашыру һәм методик ярдәм күрсәтү нигезендә өлкәләрдә һәр елны “Татар мәгарифе көннәре” үткәрелә. Бу Удмуртиядә, Әстерхан өлкәсендә узды, бу юлы Төмән өлкәсенә килдек. “Татар мәгарифе көннәре” кысаларында укытучыларга методик ярдәм күрсәтелде, пленар утырышларда милли мәгариф системасы тикшерелде, әлеге чара барышында татар телен укытучыларның мастер-класслары булды. Әлеге соңгы этапта безнең 5 укытучы катнашты.

Укытучы Әнисә Алиева укучылар белән

Укытучы Әнисә Алиева укучылар белән

Укытучылар, әлбәттә, методик яктан дөрес әзерләнгәннәр, төрле технологияләрне үзләштереп, төрле дәресләр бирелде. Безнең бер генә тәкъдим бар: татар теле укытучыларының мастер-классы икән, димәк, татар телендә булырга тиеш дип саныйбыз. Алга таба әлеге эш фәкать татар телендә генә барыр дип уйлыйбыз. Чөнки безнең укучыларның да, укытучыларның да әдәби телне, методиканы белүен шул татар телендә сөйләшүдән генә белер идек. Татар теле – ул үзенчәлекле, җиңүчеләрне билгеләр өчен дә җиңелрәк булыр иде. Монда укытучының гаебе юк, чөнки нигезләмәләрдә дәресләрне рус телендә күрсәтергә дип язылган.

Алсу Шәрипова, Ольга Гроо, Гөлия Мусина

Алсу Шәрипова, Ольга Гроо, Гөлия Мусина

Килүебезнең максаты – министрлыклар арасында килешүләрне дәвам итү, милли мәгариф системасын өйрәнү һәм укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, сәләтле балаларны барлау. Без аларны күрдек, үзебезгә чакырдык. Мәсәлән, Шыкча мәктәбенең “Шатыр-шытыр” ансамбле, Ямбай мәктәбеннән бер бала бик матур шигырь сөйләде – аны “Илһам” бәйгесенә килүен теләр идек, олимпиадаларга чакырдык укучыларны”.

Гүзәлия Муллачанова, Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе җитәкчесе: Төмән районында 7 этномәдәни мәктәп бар, аларда меңләгән укучы туган телләрен үзләштерәләр. Быелгы уку елында без яңа федераль стандартлар буенча 1 сыйныфтан ук татар телен керттек. Бу безгә зур шатлык булды. Яңа стандарттагы укыту програмнарына, китапларга күчәбез. Шыкча мәктәбендә дәресләрдә генә түгел, ә дәрестән тыш сәгатьләрдә дә энтомәдәни юнәлеш дәвам итә. Без авыл балалар бакчасы, мәдәният йорты, музее белән тыгыз мөнәсәбәттә эш итәбез. Бездә балалар иҗади.

Халидә Кирамова

Халидә Кирамова

Безгә уку елы башында програм сайларга куштылар һәм без 1нче сыйныфтан өчәр сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла торган програмны сайладык. Бу дөрес дип уйлыйм, чөнки мәктәп укучыларының 90 %тан артыгы татар балалары, алар туган телләрен 1нче сыйныфтан алып укырга тиешләр.

Алсу Шәрипова: “Русия субъектлары белән безнең хезмәттәшлегебез ныклы, киң алып барыла. Иң актив өлкәләрнең берсе итеп мин Төмән өлкәсен әйтә алам. Чөнки әлеге өлкәдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшчәнлеге ул ныклы нигезгә куелган. Безнең һәрбер үткәрелә торган чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары актив катнаша. Төмән өлкәсе белән Балык Бистәсе районы арасында аерым килешү төзелгән. Бу элемтәләр методик эшчәнлекне ныгытырга, алдынгы тәҗрибәне тупларга, бер-беребезгә таратырга ярдәм итә.

Төмәннең 52нче мәктәбе директоры Алефтина Манкаева котлау кабул итә

Төмәннең 52нче мәктәбе директоры Алефтина Манкаева котлау кабул итә

Төмән өлкәсенә килгәндә, өметләребез акланды дип әйтә алам. Бик уникаль булган 3 уку йортын карадык. Алар икесе авыл җирлегендәге уку йорты булса, берсе - Тубыл шәһәрендәге 15нче мәктәп. Бу уку йортларында татар телен, әдәбиятын укыту белән беррәттән, бик ныклы милли тәрбия бирелә, тотрыклы, яхшы иҗади коллективлар эшли. Бик матур ансамбль эшләп килә, аннары укытучыларның методик берләшмәләре бик көчле монда. Безне иң куандырганы шул. Алар бер-берсен яхшы беләләр, шулкадәр ныклы, тыгыз элемтәдә эшләгәннәре күренеп тора. Без үз чиратыбызда укыту методик комплектлары бирергә тырышабыз.

Мәктәпләрдә булганда иң куандырганы: дәреслекләр белән тәэмин ителгән булулары. Аеруча башлангыч сыйныфлар яңа стандартлар таләп иткән дәреслекләрдән белем алалар. Тагын да без укытучыларга белем күтәрү курслары тәкъдим итәбез. Укытучыларның белемен күтәрү институты теләүчеләрне кабул итәргә әзер, шулай ук алар монда килеп тә курслар үткәрә алалар. Бу бик кирәкле әйбер.

Тубылның мәгариф музеенда

Тубылның мәгариф музеенда

Уку йортларына чит төбәкләрдән кабул итү бер ныклы тәртипкә салынган. Иң элек максатчан кабул итү килешүе төзелә. Килешү нигезендә укучы үз төбәгенә кайтып эшли. Аннары һөнәри бәйгеләр белән бергә иҗади, интеллектуаль бәйгеләр дә бөтен Россия дәрәҗәсендә үтә. Ул - халыкара татар теленнән олимпиада, туган тел укытучылары бәйгесе, “Илһам” яшь язучылар бәйгесе - боларга сезнең өлкәдән дә килүчеләр булса, шатланырбыз гына”.

Танылган "Шатыр-шытыр" ансамбле чыгышы

Танылган "Шатыр-шытыр" ансамбле чыгышы

Ә менә өлкәдә күпме этномәдәни мәктәп һәм аларда ничә укучы туган телен, әдәбиятын өйрәнгәнлеге аерым сер итеп сакланамы, әллә боларны барлау белән шөгыльләнүче юкмы? Департамент һәм укытучылар белемен күтәрү институты хезмәткәрләре бу саннарны әйтеп бирә алмадылар. Төмән районында гына 7 этномәдәни мәктәптә 2289 укучы белем алганлыгы, 589 баланың иҗади түгәрәкләрдә милли кыйммәтләребез белән танышканлыгы мәгълүм булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG