Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Татарстан байрагы көнендә байракчыклар таратты


"Азатлык" яшьләре байрак көнендә байрак таратты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

"Азатлык" яшьләре байрак көнендә Татарстан байрагы таратты

29 ноябрь Татарстан республикасының рәсми байрагы кабул ителүгә 24 ел тулды. Бу уңайдан "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанда ике мең Татарстан байракчыгы таратып, узып баручыларга бу көннең мәгънәсен аңлатты.

Байрак тарату акциясен оештырлан "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Татарстан байрагы тарату чарасын Татарстан халкына байрак аша милли үзаңны, милли хисләрне тарату максатыннан чыгып уздырылуы турында әйтте.

"24 ел элек Татарстанның Югары шурасы Татарстан байрагын рәсми рәвештә кабул итте һәм ул байрак безнең республиканың дәүләт символларының берсе, дәүләт байрагы булып тора.

Без бүген әлеге көнне халкыбызның исенә төшерер өчен чыктык. Һәм Татарстанның байрагын популярлаштыру, татарларда байрак аша булса да милли үзаңны, милли хисләрне уяту максатыннан чыктык. Бу чара белән без татарлар, Татарстанда яшәүче барлык кешеләр арасында Татарстанга, татар халкына, Татарстан байрагына карата хөрмәт, җылы хисләр уята алабыз һәм шуның белән Татарстан республикасында шундый матур бер мохит урнаштырырга юл ача алабыз дип уйлыйм" диде ул.

Нәбиуллин Казанда 2 меңләп байрак таратылыун, шулай ук Чаллы, Норлат, Уфада да байрак тарату акцияләре узуын әйтте.

"Кызганыч, күпчелек байрак көнен белми, чөнки дәүләт дәрәҗәсендә зур урам чаралары, концертлар оештырылмый. Безнең бүгенге чарабыз дәүләткә бу бәйрәмне күрсәтү, аны шулай оештыру, популярлаштыруга бер өндәү кебек. Шуңа күрә алга таба, алдагы елларда дәүләт байрагын популярлаштыру өчен дәүләт тә бәлки нәрсә дә булса эшләр", диде ул.

Наил Нәбиуллин мондый байрак тарату чараларының Татарстанның истәлекле көннәрендә даими уздырылып килүләрен, кайчак иминлек хезмәткәрләренең байрак таратуга комачаулык тудырса да, бүген андый хәлнең күзәтелмәвен әйтте.

"Быел 30 август - Татарстан суверенитеты көнендә безгә байрак таратырга ирек бирмәгәннәр иде. Әмма бүген чарабыз тыныч үтте. Без 30 августта алдан махсус белдерү биргән идек, шул вакытта, шул урында җыелабыз дип сөйләшкән идек. Без бу юлы алай итмәдек. Пикет уздырырга теләгән идек башта, әмма Казан хакимиятенең безгә барыбер рөхсәт бирмәячәген беләбез. Иминлек хезмәткәрләренең комачауламавы да бәлки безнең алдан байрак таратачыгыбызны белмәве белән бәйле", диде ул.

XS
SM
MD
LG