Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Хөкүмәт Төркия азык-төлегенә чикләүләргә саграк килү ягында


Русия җитәкчелеге Төркиядән кертелә торган азык-төлеккә чикләүләргә саграк килү ягында.

Төркиядән тауар кертүгә чикләүләр булачак, әмма ул азык-төлекнең кайбер төрләренә генә кагылачак. Русия җитәкчелеге Төркиядән кертелә торган азык-төлеккә карата булган чикләүләргә саграк карау ягында. Бу хакта "Ведомости" хөкүмәттәге түрәгә сылтама белән яза.

Якшәмбе киченә чикләүләргә эләгәчәк азык-төлек исемлеге расланмаган иде әле. Хөкүмәттә Төркиянең үз-үзен тотышыннан да торачак, дип әйтәләр. Хөкүмәт аппараты министрлыкларның тәкъдимнәрен тикшерүне дәвам итә. Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы Төркия азык-төлегенә эмбарго түгел, ә чикләүләр генә кертүне тәкъдим иткән. Сүз фитосанитар һәм ветеринар контрольне көчәйтү турында бара.

Белгечләр фикеренчә, Төркия тауарын Азәрбайҗан һәм Израилнеке белән алыштырырга мөмкин, әмма алар җиләк-җимешне һәм яшелчәне кыйбатракка тәкъдим итә. Чикләүләр кертелсә, Русиядә яшелчә һәм җиләк-җимеш 7-8%ка күтәреләчәк, Төркия исә миллард долларлар югалтачак, дип яза басма.

Русия 28 ноябрьдән Төркиягә карата чикләүләр кертә башлады. Хәзер кайбер азык-төлеккә чикләүләр бар, Төркиягә чартер очышлар, Төркия ватандашларын Русиядә эшкә җәлеп итү тыелган.

24 ноябрьдә Төркия-Сүрия чигендә Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Мәскәү-Анкара арасында мөнәсбәтләр кискенләште. Анкара очкыч илнең һава киңлекләрен бозды дип белдерә, Русия бу белдерүне кире кага.

XS
SM
MD
LG