Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 10 айда ваклап сату 12,7%ка кимегән


Быел Татарстанда 10 айда узган елның шул вакыт аралыгы белән чагыштырганда ваклап сату 12,7%ка кимегән.

Гыйнвар-октябрь айларында ваклап сату узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12,7%ка кимегән. Татарстанда 627,7 млрд сумлык тауар сатылган. Бу хакта Татарстанстат белдерә.

"Кешеләр эшсез кала башлады, кредитларын түли алмыйлар, ике ел элек "Ашан" кибетендәге хәлләрне искә төшерегез, кешеләр ул вакытта зур арбаларга төйи иде, хәзер исә кечкенәгә күчтеләр. Әлегеләр куллануның кимүен күрсәтепе тора", дип белдерә Кazanfirst-ка "Позитив консалтинг" җитәкчесе Ирек Галләмов.

Русиядә сентябрьдә ваклап сату еллык күрсәткеч белән чагыштырганда кисәк 11,7%ка төште. Мәгълүмат чаралары бу соңгы 20 ел эчендә иң түбән күрсәткеч дип язып чыкты. Азык-төлек булмаган тауарларны сату да 12,5%ка кимегән.

Татарстанстат ел башыннан инфляциянең 13,1%как җитүен белдерә. Рәсми мәгълүматларга күрә, республикада 1000 кешенең 15,7се эшсез.

XS
SM
MD
LG