Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сорос булдырган ике оешма Русиядә "теләнмәгән" исемлеккә кертелде


АКШ финансисты Джордж Сорос Бишкәккә сәфәре вакытында
АКШ финансисты Джордж Сорос Бишкәккә сәфәре вакытында

Джордж Сорос оештырган "Ачык җәмгыять" фоды һәм "Ачык җәмгыятьнең теләктәшлек фонды" институты Русиядә "теләнмәгән оешма"лар исемлегенә кертелде.

Русия прокуратурасы Джордж Сорос оештырган "Ачык җәмгыять" фодын һәм "Ачык җәмгыятьнең теләктәшлек фонды" институтын теләнмәгән оешмалар исемлегенә кертте.

Бу хакта РИА Новостига прокуратура вәкиле Марина Гриднева белдергән.

Русия президенты Владимир Путин 23 майда "чит илләрнең һәм халыкара теләнмәгән оешмалар" канунын имзалады. Әлеге канун нигезендә Русиянең конституцион төзелеш нигезләренә, илнең саклану мөмкинлегенә һәм ил иминлегенә куркыныч янаган чит илләрнең һәм халыкара оешмалар "теләнмәгән" дип бәяләнә ала. Русия баш прокуратурасы Тышкы эшләр министрлыгы белән килештереп оешмаларны "теләнмәгән" исемлеккә кертә ала.

Июль ае ахырында АКШның демократиягә ярдәм фонды бу исемлеккә кертелде.

"Теләнмәгән оешмалар" дип табылып аларның эшчәнлеген тыярга теләү – Русиядә фикер белдерү иреге һәм гражданлык җәмгыяте табутына тагын бер кадак кагу булып тора, дип белдергән иде Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы.

XS
SM
MD
LG