Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Парижда климаттагы үзгәрешләргә багышланган БМО конференциясе башланды


Бу конференция кысаларында АКШ президенты Барак Обама Русия президенты Владимир Путин белән очрашыр дип көтелә.

Парижда БМОның климаттагы үзгәрешләргә багышланган 31-нче конференциясе эшен башлады. Конференциядә җирдә экологияне саклау өчен күп яклы килешү имзаланыр дип көтелә. 11 декабрьгә кадәр булачак форумда дөньяның 150ләп ил җитәкчесе катнашачак.

Бу конференция Парижда 13 ноябрьдәге террор гамәлләреннән соң кертелгән гадәттән тыш хәл шартларында уза. Дәүләт башлыклары арасыннан беренче чыгыш ясап Франция президенты Франсуа Олланд террорга каршы көрәш йә булмаса глобаль җылынуга каршы көрәш белән икесенең арасыннан берсен сайларга ярамый, кешелек бу куркынычларның икесен дә җиңәргә тиеш, дип әйтте.

Климаттагы үзгәрешләрне тикшерү белән беррәттән конференциядә берничә халыкара очрашу да көтелә. Путинның Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху белән очрашуы килешенгән. Германия Канцлеры Ангела Меркель һәм АКШ президенты Барак Обаманың Путин белән очрашу мөмкинлеге килештерелә.

Алдан Путин Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән дә очрашырга мөмкин дип белдерелгән иде, әмма Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков бу очрашу булмаячак, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG