Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:19

Давытоглы: Төркия русияләргә чикләүләр кертмәячәк


Әхмәт Давытоглы

Әхмәт Давытоглы

Премьер-министр Әхмәт Давытоглы Төркиянең һәрвакыт икътисади чикләүләргә каршы булуын ассызыклады.

Төркия премьер-министры Әхмәт Давытоглы Анкараның Русия ватандашларына карата чикләүләр кертергә җыенмавын белдерде. Бу хакта ул 30 ноябрь көнне НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг белән очрашудан соң әйтте.

"Без Русия халкына начарлык китерәчәк гамәлләр кылырга җыенмыйбыз. Русия халкы – безнең халыкның дусты. Анталья күпләгән русияләрнең икенче өйләренә әйләнде. Без Русия туристларын көтәбез", диде ул.

Премьер Төркиянең икътисади чикләүләргә һәрвакыт каршы булуын да ассызыклады. "Чикләүләрдән зыян күргән Русиянең хәзер моны Төркиягә каршы кулануы үз карашына каршылыкта. Икътисади мөнәсәбәтләр – ике ил өчен дә әһәмиятле", ди Давытоглы.

Аның сүзләренчә, Анкара киләчәк мөнәсбәтләр турында Мәскәү белән диалогка әзер. "Әмма без үз чикләребезне саклап үзебезнең бурычыбызны үтәдек", ди сәясәтче.

Давытоглы СУ-24 очкычы белән килеп туган хәлгә карата бөтен мәгълүматны да Русиягә бирергә һәм алга таба мондый хәл килеп тумасын өчен бөтен чаралар турында сөйләшергә әзер икәнлекләрен дә белдерде.

XS
SM
MD
LG