Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:09

Казанда "Платон" системына каршы митинг узды


29 ноябрьдә Казанның Тинчурин паркында ерак араларга йөк ташучылар "Платон" системын бетерүне таләп итеп митинг уздырды. Чарада катнашкан машина йөртүчеләр үзләреннән җыелган акчаларның дәүләткә түгел, ә хосусый кесәләргә китүе турында әйтә.

Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләрдә зур ризасызлык тудырган "Платон" системы йөк ташучы машина йөртүчеләрдән бер чакрым юл узган өчен 1 сум 53 тиен салым алуны күздә тота. Киләсе елның февраленнән бу сумма 3 сумга, 2019 елда исә 3 сум 73 тиенгә кадәр күтәреләчәк. Бу хактагы хөкүмәт күрсәтмәсенә Русия премьер-министры Дмитрий Медведев ноябрь урталарында кул куйды һәм ул икенче көнне үк гамәлгә керде.

Хөкүмәт әлеге күрсәтмә белән федераль юллардан узган 12 тоннадан артык авырлыктагы йөк машиналарыннан юлларны карап тору өчен акча җыюны күз алдында тота. Әмма машина йөртүчеләр моңа каршы чыга. Аларның беренче ризасызлыгы – бу акчаларның хөкүмәткә китмәячәге, ә шәхси кесәләрне тутырачагы.

Якшәмбедә узган митингта нәкъ менә шушы фикерләр беренче чиратта телгә алынды. Митингта катнашкан ерак араларга йөк ташучы Ринат Әхмәров Азатлык сорауларын җаваплап "Платон" системы хакында аңлатып үтте.

– Сез ни өчен Платон системыннан канәгать түгел?

– Чөнки кесәдән акча чыгаралар, димәк ул акчаның файдасы булмый.

– Ул акчалар кая китә?

– Ул акча кая китәдер, белмим, ләкин юлга ятмый ул. Беркемнең дә шәхси акчасын түлисе килми. Бөтен кеше монын өчен акча түләячәк, чөнки аның нәтиҗәсе – бөтен нәрсәгә бәя күтәреләчәк дигән сүз.

– Бу система буенча әле акча түләгәнегез булдымы?

– Әлегә бу система буенча акча түләгәнем юк. Бер чакрымга 1 сум 53 тиен түләргә туры киләчәк. Көнгә мин 500 чакрым тирәсе юл йөрим. Бу акчаны машина хуҗалары түли. Әлеге машина хуҗаларыннан чыккан чыгымнар әйбәр бәяләренә күчәчәк. Инде алдан ук бәяләрне күтәрделәр һәм алга таба тагын күтәреләчәк.

– Нәрсә эшләргә була?

– Бары тик "Платон"ны гамәлдән чыгарырга. Бу салым дәүләт салым ситемына бармый, шәхси структурага китә. Димәк кемнендер кесәсенә. Алар 40-50 миллиард сум акча җыелачак дип санап чыгарганнар, ә чынлыкта ул күпкә күбрәк булачак.

– "Платон" системын бетермәсәләр, алга таба нишләргә уйлыйсыз?

– Нәрсә булып чыгар, карарга, көтәргә крәк. Бу митингларның нинди дә булса файдасы булырга тиеш, халыкны ишетергә тиешләр. Нинди булса да файдасы барыбер булырга тиеш.

– Ә файдасы булмаса?

– Булыр. Без бит машина йөртүчеләр генә түгел, без – халык.

– Бүген йөк ташучылар үз канәгатьсезлекләрен белдерү өчен Дагыстаннан Мәскәүгә юлга чыгарга тиеш иде, сез нишләргә җыенасыз?

– Әлегә Мәскәүгә бармыйбыз. Митингларга чыгачакбыз.

– Русиядә күп кенә очракта халыкны бик ишетмиләр. Хакимият сезне ишетмәсә, нишлисез?

– Барыбер көрәшергә кирәк.

– Ни өчен митингларга чыгасыз, үзегезнең таләбегез белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итмисез?

– Русиядә мәхкәмәләрне ничек эшләгәнен барыбыз да белә. Мәхкәмәдә җиңеп чыгу мөмкин түгел. Анда барыбер үз хокукыңны яклап булмый. Алар күрсәтмә белән эшли.

– Сез алайса бу "Платон" ситемы гамәлдә калырга мөмкин дип әйтәсез, мәхкәмәләргә ышанмагач?

– Юк, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә була. Менә хәзер коммунистлар да күтәрелеп чыкты. "Платон" системы бетергә итеш. Чөнки бу акчаларны халыктан җыялар.

Митингны, ерак юлларга йөк ташучылар белән КПРФның Татарстан бүлеге бергәләп оештырды. 500ләп кеше катнашкан митингта "Машина йөртүче дә кеше", "Нет Платону. Путин разрули", "Бүген түләүле юллар безгә, иртәгә әйберләргә югары бәяләр барыбызга да", "Юлларда барыбыз да тигез" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов та "Платон" системын гамәлдән чыгару яклы булуларын һәм Русия премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәтен эштән җибәрергә кирәклеге турында әйтте.

"Безнең максат, беренчедән, "Платон" дигән салымны гамәлдән чыгару яисә аны туктату. Финанс яктан, оештыру ягыннан, техник һәм кадрлар ягыннан бер генә булса да субьектта аның эшен күрсәтергә кирәк.

Икенчедән, Татарстанда федераль юлдан күчеп бу фуралар республика юлына да керергә мөмкиннәр. Республика юлларының төзелеше бу юллар кебек түгел. Шуның өчен Медведев хөкүмәтен отставкага җибәрергә кирәк. Хөкүмәт бер көнне шундый карар кабул итә, икенче көнне үк шуны эшкә җигә. Бу дөрес түгел бит. Без балыкчылар буенча, тиз йөрешле тимер юл төзелеше буенча чыктык, хәзер менә бу мәсьәлә буенча йөк машиналарын йөртүчеләргә ярдәм итәргә тиеш. Ник дигәндә, салымнарны арттыралар, ә яшәү шартлары начар.

– Бу "Платон" нәрсә таләп итә һәм аның нинди җитешсезлекләре бар?

Аның техник яклары да эшләнеп бетмәгән. Финанс яктан, штрафларын карагыз, 5 мең дә, 10 мең сум. Хәзер бу штрафлар Думада каралачак. Җитлекмәгән карарны җитлектереп йөк машиналары йөртүчеләренә ягалар. Алар азык-төлек, сәнәгать, төзелеш товарлары ташыйлар, димәк аларның бәяләре күтәреләчәк. Менә әйттеләр, 600 миллион сум акча җыелган. Аны кем контрольдә тота, кая китә ул акча? Юлга китәме, башка җиргәме?

Мин юл төзү идарәсендә эшләдем. Юлларның ничек төзелүен беләм. Әгәр дә юлны техник яктан, технологик яктан барлык кагыйдәләргә туры китереп салсаң, ул юл ватылмый.

Авыр чорда, икътисади кризис чорында тагын салым салырга кирәкме? Әгәр дә ул кирәк икән, Көнбатыш илләрендәге кебек булсын. Безгә һәрвакыт көнбатышны үрнәк итеп күрсәтәләр. Андагы пенсия, андагы хезмәт хаклары, андагы юллар. Ә бездә, беренчедән төзи белмиләр, икенчедән эшләтә белмиләр, өченчедән эшләгән кешегә аяк чаларга тырышалар.

– Әлеге "Платон" системы шулай да үз көчендә калса, сез нәрсә эшләргә җыенасыз?

Һәр системаның уңай ягы бар, аны эшләтә белергә кирәк. Янгынга чапкан кебек чапмаска кирәк. Германия, Франциядә ай беткәч кенә түлиләр, ә бездә һәр көн саен тулә дә, түлә. Иң элек барлык якларны да камилләштерергә кирәк. Кануннар, карарлар олигархлар кесәсенә түгел, ә халык файдасына, табиб, пенсионер файдасына эшләргә тиеш", дип белдерде Хафиз Миргалимов.

Митинг барышында "Платон" системына каршы 2017 елның 1 ноябренә кадәр кичекмәстән мораторий кертергә, Русия транспорт министры Максим Соколовны отставкага җибәрергә һәм башка таләпләрне үз эченә алган резолюция дә кабул ителде.

XS
SM
MD
LG