Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге президент атамасын якларга җыенмый


"Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге президент атамасын якларга җыенмый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

"Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге президент атамасын якларга җыенмый

Хакимият фиркасенең 2016 ел эш планына дума сайлаулары алдыннан фирка эчендә илкүләм праймериз үткәрү, 2030 үсеш стратегиясен үтәү һәм башка күпсанлы мәсьәләләр кертелгән. Президент атамасын яклау чаралары бу исемлектә юк.

"Бердәм Русия" хакимият фиркасенең 30 ноябрь Казанда узган төбәк бүлеге утырышында үткән сайлауларга нәтиҗә ясалды, киләсе кампаниягә старт бирелде, 2016 елга эш планнары игълан ителде.

Утырышта Татарстандагы "Бердәм Русия" фиркасенең президиум әгъзалары, министрлар, депутатлар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Мәскәүдән бу утырышка Федерация шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Валерий Рязанский килгән иде.

Фирка алдында торган төп чараларның берсе - 22 майда булачак илкүләм праймеризны үткәрү. Анда иң, иң алдынгы кешеләр генә сайланачак, фирка эчендә каты көрәш булачак, дип әйтелде.

Утырышны алып барган "Бердәм Русия" төбәк бүлеге сәркәтибе урынбасары Юрий Камалтынов фирка алдында торган планнар арасында 2030 стратегиясен үтәүне, партияне ныгыту мәсьәләләрен атады.

Мөхәммәтшин югында

Бөтен республика буйлап хакимият фиркасенең җирле бүлекчәләрендә үтәчәк беренчел сайлауларда, халык алдында чыгыш ясаганда думага барырга тиешле намзәтләр президент атамасын, татар теле, федерализм принциплары турында әйтәчәкме, юкмы, әлегә белеп булмый.

"Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге җитәкчеләренең берсе Юрий Камалтынов та, Русия Федерация шурасы комитеты вәкиле Валерий Рязанский да хәзердән үк "президент атамасын саклау мәсьәләсенең" приоритетлар арасында тугел икәненә ишараләде. Алар бу хактагы Азатлык соравына көлемсерәп җавап бирде.

"Бу мәсьәләне карау "Бердәм Русия" төбәк бүлегенең эш планнарына кертелмәгән", диде Рязанский.

Ә бит "Бердәм Русия" фиркасенең төбәк бүлеге җитәкчесе һәм Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин элегрәк Татарстанның президент атамасы өчен көрәшергә җыенуы хакында белдергән иде.

Әмма ул бу утырышта булмады, чөнки Русиянең рәсми вәкиллеге кысаларында Кытайга рәсми сәфәргә киткән иде.

2016 елның 1 гыйнварында Татарстанга президент атамасын саклап калу өчен чыгарма буларак бирелгән вакыт тәмамлана.

XS
SM
MD
LG