Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:37

1 декабрьдән Татарстан кинотеатрларында язучы Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" кыйссасына нигезләнеп төшерелгән "Җәза" фильмы күрсәтелә башлый. Фильмның режиссеры Фәнис Камал тотылган акчаның бер өлешен булса да кайтарырга өметләнә.

1 декабрь Казанның “Мир” кинотеатрында “Җәза” фильмы күрсәтеләчәк. Шуннан соң картина Татарстанның 35 районында прокатка чыгачак. Татарда сценарий язучылар бармы? Русия кинотеатрлары милли киноны күрсәтергә телиме? Фильм зур экранга чыкканчы, ни өчен аны Русия прокуратурасы карый? Азатлык режиссер Фәнис Камалдан шундый сорауларга җавап алды.

“Җәза”га кадәр “Ломбард” булды

“Фильм төшерү минем балачак хыялы иде”, дип сөйли мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган Фәнис Камал. Күпләр аны “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесендә хәбәрләр алып баручы буларак белә. Кинога алынырга аны авыру этәргән.

Фәнис Камал

Фәнис Камал

– Бик каты авырып алдым мин. Бер ел буе чирләдем. Табиблар төрле диагнозлар куйды, чир сәбәбенең очы-кырыена чыга алмый интекте. Ул вакытта миңа 29-30 яшь. “Шушымы минем финиш? Халыкны сыйфатлы милли кино белән сөендерә алмый китеп тә бараммыни?” дип уйладым. Ул вакытта үземә сүз бирдем: тереләм икән – һичшиксез фильм эшләячәкмен.

2012 ел азагында Фәнис кино төшерер өчен кирәкле җиһазларны сатып ала. Ел дәвамында шул җиһазлар белән эш итәргә, аларны дөрес итеп кулланырга өйрәнә.

– Беренче иҗат җимешем – “Ломбард” дигән сатирик драма. Әтием Заһид Мәхмүди әсәре буенча төшердек аны. Бу фильм шуның белән үзенчәлекле: анда танылган актерлар түгел, ә гап-гади авыл халкы төшкән.

"Ломбард" фильмыннан күренеш

"Ломбард" фильмыннан күренеш

“Ломбард”ны Кукмара районында төшерәләр. Сюжет буенча татар авылында гомер сөрүче бер эчкече абзый лотереядә катнашып бер чемодан акча ота. Мондый бүләк өчен Аллаһка рәхмәтләрен укый-укый Казаннан авылына кайтып барганда, аны Иблис каршылый. “Акчаны сиңа Аллаһ түгел, мин бирдем. Моннан ары миңа хезмәт итә башлыйсың”, ди һәм геройны авылда ломбард ачарга күндерә. Гади ломбард булмый ул – анда кешеләрнең намусы кабул ителә. Әлбәттә, ломбард ачылгач, авыл халкы төп геройдан көлә, әмма Шәфи махсус кенәгә булдырып, акчасын күрсәткәч, кешеләр әкренләп ломбардка йөри башлый һәм берсе артыннан берсе намусларын акчага алмаштыра... Фильм 75 минут дәвам итә.

– Халык “Ломбард”ны ошатты. Аны Төркия продюсерларына да күрсәттек. Алар аны бездән Төркиядә күрсәтәбез дип бик арзанга сатып алды. Болай арзанга бирүебез хата булган инде. Нишлисең, тәҗрибә тупламыйча өйрәнеп булмый. “Ломбард”тан соң “Җәза”га тотындык, - дип сөйли Фәнис Камал.

Тулыметражлы фильмны ике кеше төшергән

“Җәза” Заһид Мәхмүдинең “Әче балан” кыйссасына нигезләнеп төшерелгән.

– Мин ул әсәрне берничә тапкыр укып чыктым. Әти аны экранлаштыру идеясен хуплады. Сценариен үзем яздым. Җиде ай утырдым. Инде эш бетте дигәндә генә сызып, ватып, җимереп, яңадан яздым. Безнең татарда юньле сценарий яза алучы кеше юк диярлек. Ә акчага килгәндә, ат бәясен сорыйлар – үзләренең яза белмәүләрен аңламыйлар.

Сценаристлар ат бәясен сорыйлар – үзләренең яза белмәүләрен аңламыйлар

Фильм 2,5 млн. сумга төшкән. Фәнис Камал, үзебезнең акчага төшердек, ди. “MahmutFilm” дип аталган ширкәтләре клиплар һәм эре оешмаларга презентацион фильмнар төшерү белән көн күрә. Компаниядә нибары ике кеше: Фәнис үзе һәм Рамил Әхмәтов. Рамил яңа гына мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. “Җәза” фильмының икенче режиссеры да ул.

– Әйбәт эшләргә теләсәң, үзеңә эшләргә туры килә. Әлбәттә, иптәшем булыша. Ул декабристлар хатыны кебек. Африка чүленә китәм икән, ул да миңа ияреп китәчәк. “Җәза”ны төшергәндә продюсер вазифасын да, администратор эшләрен дә ул башкарды.

Фильмда төп рольне Кариев театры актеры Эльдар Гатауллин башкара. “Җәза”да Фәнзаман Баттал, Рөстәм Гайзуллин, Гөлназ Нәүмәтоваларны да күрергә мөмкин.

– Фәнзаман абый фильмда үзе төшкән өлешләрне генә күрде. Дубляж ясаганнан соң өч көн узгач арабыздан китеп барды. Кызганыч, тулы версияне күрергә насыйп булмады үзенә... Ә Рөстәм Гайзуллинны мин режиссер буларак яңа яктан ачтым. Аны бит комик буларак беләләр. Ә “Җәза”да ул чын драматик актер буларак ачыла.

Прокатка чыгару – үзе бер бәла

Фильмны төшерү бер хәл, аны бит әле халыкка җиткерәсе бар. Кинотеатрларда күрсәтер өчен фильмга прокат таныклыгын алырга кирәк. Дәүләт салымы һәм башка түләүләр белән бергә 100 мең сум акча китә.

"MahmutFilm" тамгасы

"MahmutFilm" тамгасы

– Фильмны монтажлап бетергәннән соң, аны Мәскәүгә җибәрәсең. Анда аны кинематографистлар берлеге, Русия мәдәният министрлыгы карый. Аннары прокуратура карап чыга: экстремистик һәм милләтләр арасында низаг тудыра торган күренешләр булмавын тикшерәләр. Шуннан соң гына фильм прокат таныклыгын алу мөмкинлегенә ия була. Карарларын бер ай көттек. Документларны тапшырганда безнең белән бергә якутлар, бурятлар төшергән милли фильмнар да, Төркия, Һолливуд картиналары да рөхсәт алыр өчен килгән иде. Җәмгысе 2 мең фильм. Менә шушы 2 мең тасмадан Русия кинотеатрларында күрсәтелү хокукын 200 картина гына алды. Без шул 200 фильм арасында 18нче урында торабыз.

Русиядә төшерелгән фильмнарның 2-3%ы гына киң прокатка чыга

Фәнис Камал сөйләвенчә, Русиядә төшерелгән фильмнарның 2-3%ы гына киң прокатка чыга. Коммерцияле кинотеатрларга урыс киносын күрсәтү отышлы түгел – аңа халык аз йөри. Ә Һолливуд блокбастерлары белән акча эшләп була.

– Оятсызлык бит! Үзең төшергән фильмны бөтен рөхсәтләрне алганнан соң, коммерцияле кинотеатрда күрсәтим дисәң, шарт куялар: фильм күрсәтүдән кергән акчаның 60%ын үзебезгә алып калабыз, диләр.

“Татар милли кинога да акчасын жәлләмәсен иде”

Әлегә “Җәза” фильмы Казанның “Мир” кинотеатрында һәм “ТатарКино” оешмасы карамагындагы залларда гына барачак (барлыгы Татарстанның 35 районында). Фильм тулысынча татар телендә эшләнгән. Аңламаучылар өчен урысча субтитрлар тәкъдим ителә.

– Прокат таныклыгын алганыбызны белгәч, “ТатарКино” оешмасы залларны бирү белән ярдәм итәбез, диде. Татарстанда фильм татарча күрсәтеләчәк. Русия төбәкләре дә кызыксына. “Җәза”ны бөтен федерация буйлап күрсәтергә теләүче ширкәтләр безгә мөрәҗәгать итте инде. Тик аларның таләпләре бер: фильмны урысчага тәрҗемә итәргә кирәк. Хәзер менә урысчага дубляж ясау белән мәшгульбез.

Һичьюгы бер миллионны кире кайтара алсак, зур уңыш булачак

Фәнис Камал 2,5 млн. сумга төшкән “Җәза” үзенең бюджетын кайтара алмас дип уйлый. “Һичьюгы, бер миллионын кире кайтара алсак та, инде зур уңыш булачак”, ди ул.

– Татар халкына милли кино кирәк дип ышанам мин. Өч тиенлек концертларга 800әр сум түләп баралар бит. Билеты 100 сум торган кино сеансына бармаслар микәнни? Үзебезне “Татармын!” дип күкрәккә сугып йөрибез, ә бурят яисә якутлар белән чагыштырсак, аларда милли кино күпкә алга киткән, чөнки милләт үз җирлегендә төшерелгән үз телендә ясалган фильмнар карарга тели. Без кай ягыбыз белән ким? Бурятлар булдырганны татар булдырмасмы?

"Җәза" фильмы 1 декабрьдән башлап Татарстан районнарында, 1 һәм 6 декабрьдә Казанның "Мир" кинотеатрында күрсәтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG