Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:52

Әлегә шартлау сәбәпләре хәбәр ителми. Байрампаша метросы тирәсенә күпләп ашыгыч ярдәм машиналары килгән.

Төркиядә Истанбулның Байрампаша метросы янында көчле шартлау булган. “Hаberturk”телеканалына район башлыгы Атилла Айдинер белдерүенчә, шартлау нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган. Үлүчеләр турында ул берни әйтмәгән.

Вакытлыча метро эшчәнлеге туктатылган. Беренчел мәгълүматка күрә, шартлау электр трансформаторында яңгыраган. Моның ниндидер төзексезлек сәбәпле, яки берәр бомба нәтиҗәсендә шартлау булуы турында мәгълүмат әлегә юк.

Шартлау булган урынга күпләп яшыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары килгән.

XS
SM
MD
LG