Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

НАТОга кергән илләр министрлары Черногорияне 29нчы әгъза буларак альянска чакырды


Соңгы тапкыр альянска 2009 елда Албания һәм Хорватия керде.

Брюссельдә НАТОга кергән илләрнең тышкы эшләр министрлары Черногориянең Төньяк атлантик берлеккә керүе турында сөйләшүләр башларга булды. Бу хакта НАТО башлыгы Йенс Столтенберг белдерде.

"Без Черногорияне котлыйбыз. Бу бик матур альянсның башлангычы", диде ул.

600 мең халкы булган Черногория НАТОның 29нчы әгъзасы булачак. Соңгы тапкыр альянска 2009 елда Албания һәм Хорватия керде.

НАТОны киңәйтүгә каршы чыккан Мәскәү альянска керә калсалар бу провокация буларак бәяләнәчәк дип Черногорияне кисәткән иде.

XS
SM
MD
LG