Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада үзәге: 75% русияләр Көнбатыш белән араларны җайлау яклы


Социологлар сораштыру барышында аерым илләргә мөнәсәбәт белән дә кызыксынганнар. АКШка 70%, Европа берлеге илләренә 60% халык начар карашта булуын әйткән.

Русияләрнең 75% АКШ һәм башка Көнбатыш илләр белән араларны яхшыртырга кирәк дип саный.Сораштырылганнарның 16% киресенчә тискәре. Бу хакта 20-23 ноябрьдә Левада үзәге сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Сораштырлганнарның 70% Русиягә Украина белән араларны яхшырту эшенә керешергә кирәк дип саный. Һәрбер бишенче кеше моның мөһимлеген күрми.

Сораштырылганнарның яртысы Русия хәзер халыкара изоляциядә дип саный. Шул ук вакытта социологлар мәгълүматларына күрә, русияләрнең өчтән ике өлеше Көнбатыш санкцияләренә карамастан, ил хакимияте үз сәясәтен дәвам итәргә тиеш дигән фикердә. 26% санкцияләрдән китү өчен компрмисс табарга һәм кайбер ташламаларга барырга тәкъдим итә.

Социологлар сораштыру барышында аерым илләргә мөнәсәбәт белән дә кызыксынганнар. АКШка 70%, Европа берлеге илләренә 60%, Украинага 63% халык начар мөнәсәбәттә булуын әйткән. Шул ук вакытта сораштырылганнарның 80% артыгы Беларуска уңай карый.

XS
SM
MD
LG