Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

"Каникулга кайтсам, Төркиягә кире чыгармаслар дип куркам"


2014-2015 уку елында Мәвлана программасы белән берәр семестр Төркия университетларында укып кайткан КФУ студентлары (КФУ фотосы)

2014-2015 уку елында Мәвлана программасы белән берәр семестр Төркия университетларында укып кайткан КФУ студентлары (КФУ фотосы)

Төркиядә һәм Русиядә студентлар ике ил арасындагы киеренкелекнең тирәнәюен борчылып күзәтә.

Югары уку йортларында укучылар кышкы сессиягә әзерләнә. Төркиядә укыган Русия студентларының, Русиядә укыган төрекләрнең тынычлыгы бетте, алда торган имтиханнар турында гына борчылмый алар.

Башкортстанда укыган 31 төрек студенты бу көннәрдә вакытыннан алда имтиханнар биреп кайтып китәргә җыена, диде Азатлыкка уку йортының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр өчен җаваплы вәкиле Зилия Абулгатина.

“Бүген Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университетында Төркиядән студентлар белем ала, әмма Русия белән Төркия арасындагы дәүләтара мөнәсәбәтләр үзгәрү сәбәпле, университетта укучы 31 төрек студенты әти-әниләренең теләге буенча безнең университетта белем алуны туктатырга карар итте. Алар вакытыннан алда имтихан тапшыра һәм туган якларына кайтырга җыена. Университта Төркия белән мәгариф өлкәсендәге бәйләнешләр 2009 елда булдырылган”, диде Зилия Абулгатина.

Башкортстан мәгариф министрлыгы Төркиядә алмаш програм белән студентларның булмавын хәбәр итте. Үз юллары белән китүче студентларның саны 40лап, диде министрлыкның Югары белем идарәсе башлыгы Лилия Хәнифова. Аларны куып кайтару турында сүз бармый, әмма Төркия белән уртак мәдәни һәм мәгариф килешүләре туктатылачак, чөнки Башкортстанның барлык югары уку йортлары Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгына буйсына, алар кушканын эшләргә мәҗбүр.

“Безнең барлык югары уку йортларыбыз федераль үзәккә карый. Әгәр дә федераль министрлык Төркиядә укыган студентларны кайтарырга кушса, без ул команданы үтәячәкбез. Әлегә андый фәрман булмады. Башкортстанда Төркиядән 37 студент укый, алар Нефть (Уфа дәүләт нефть техника университеты) һәм БГПУда (Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты) белем алалар”.

Татарстан 2012 елдан бирле Төркиягә студентларны җибәрү белән шөгыльләнми, диде Мәгариф министрлыгының матбугат вәкиле Алсу Мөхәммәтова. Аның сүзләренә караганда, Төркия уку йортларына турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган. Әмма 2012 елдан соң да студентлар берәр семестрга Төркия университетларына барып укып кайткан.

"Мәвлана програмының гомере озын булсын! Безгә дә Төркия университетларыннан студентлар, профессорлар килсен. Без аларны кабул итәргә һәрвакыт әзер!", дип язылган КФУның интернет сәхифәсендә.

Татарстаннан Төркиягә үзләре китеп укучылар саны 100ләп булырга мөмкин. Русиядән 1000 чамасы. Шуларның берсе, Гөлнара Якупова Төркиягә Пензадан 2011 елда килгән, бер ел төрек телен өйрәнеп Гиресун университетына (Giresun Üniversitesi) кергән. Гөлнара икътисад факультетында халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә 4нче курста белем ала. Гиресун университетында Русиядән тагын берничә студент бар. Төркия белән Русия арасында мондый киеренкелеккә киткәч, алар моның үзләре өчен нинди авырлыклар китерә алуы турында сөйләшкән.

“Кышкы каникулга кайтсак безне кире чыгарырлармы дип борчылабыз. Вазгыять шундый ки, алдан берни дә уйлап та булмый. Без каникулда өйдә булганда, Русия студентларын кире кайтарырга дигән фәрман чыга калса, безне чыгармаска мөмкиннәр. Кире кайта алмасак, академик ял алырга кирәк булачак. Соңгы курста академик ял алуның зыяны зур булачак безгә”, диде Гөлнара.

Дүрт ел алган белемен ул Европаның берәр университетында магистратурада дәвам итәргә хыяллана. Русиягә кайтып укырга да була, ди ул. Икътисади һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге белемнең, кайда гына укыса да, файда китерәчәгенә ышана Гөлнара. Төркиядә укыган тагын берничә татар студенты һәм аспирантлар белән сөйләшеп карадык. Аларның Гөлнара кебек ачылып борчылулары белән уртаклашырга теләмәде, курку җиңде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG