Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман кием бәйгесе брендлар ярышы дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитте


Казанда мөселманча һәм милли киемнәр бәйгесе узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:12 0:00

Казанда үткән мөселман мода фестивале инде моңарчы да танылган дизайн осталары белән бергә татар төбәкләреннән яшь талантларны да барлады. Бәйге хиҗап япкан хатын-кызының җәмгыятьтә урын табу белән бергә үз тирәсендә аерым бер дөнья тудыра алуын да күрсәтте.

Татарстан мөслимәләре берлеге үткәреп килә торган исламча кием тегүче дизайнерлар фестивале "Islamic Clothes - Fashion"ның йомгаклау тамашасы 2 декабрь кичендә Казанның "Корстон" үзәгендә үтте.

Анда Татарстан районнарыннан башлап, татарлар һәм мөселманнар яшәгән Оренбур, Сембер яклары, Башкортстан, Мәскәү һәм Дубай, Иранга кадәр ислам дөньясында илһам алучы дизайн осталары катнашты һәм үз эшләрен күрсәтте.

Татарстанда, Русиядә ислам дине үсеш алган соңгы 20-25 елда һәм Казанда бәйге үткәрелеп килгән 7 елда, шәригать кануннарын үтәп һәм шул ук вакытта заманча, модалы, җайлы кием тегүчеләр даирәсе дә зур үсеш кичерде. Хәзер инде фәкать мөслимәләр өчен генә эшли торган берән-сәрән тегүчеләр бренд дип атарлык абруйлы ширкәтләр, чагыштырмача зур бизнесларга кадәр үсеп чыкты.

Чаллыдан килгән Sabr дип аталучы бренд дизайнеры Гөлфия ханым әйткәнчә, бу бизнес көндәлек тормыш ихтыяҗыннан килеп чыккан. Эшкә кияргә бер төрле күлмәк кирәк, күнегүләр ясарга мөселманча спорт киемнәре, бәйрәмгә бөтенләй башка кыяфәт таләп ителә. Шулай итеп ул бу бәйгегә аклы-каралы озын күлмәкләр, озынрак камзуллар алып килгән иде, аның кызы спорт залы өчен озын иркен светшортлар, чалбарлар белән спорт киемнәрен әзерләгән.

Башка брендлар да шулай үсеп чыккан. Sabr исеменнән башка, Резидә Сөләйман, Irada, Sahara, Jamila Style һәм башкалар Татарстанда, Русиядә шактый танылган. Аларны модалы мөслимәләр яттан белә. Резидә Сөләйман да шундый бәйгеләрдә җиңеп чыгып модалы дизайнерга әйләнгән иде.

Бер бәйге, ике җиңүче

2015 елгы бәйгедә инде исем ясаган дизайнерлар белән бергә беренче адымнарын ясаучы яшь осталар да катнашты. Алар ярышның аерым юнәлешләрендә көч сынашты. Шуңа күрә җиңүче дә ике булды.

Ислам киемнәре фестиваленә иң яхшы кичке күлмәк, туй, никах киеме, шәһәрдәге тормыш өчен һәм офис стилендәге коллекцияләр тәкъдим ителде.

Ахыргы гала-тамашага чыгарылган осталар арасында күбесенчә озын күлмәкләр булды. Эшкә яраклы чалбар, күлмәк, пәлтә, заманча трикотаж киемне бер дистәдән артык дизайнерлар арасыннан берничәсе генә тәкъдим итте.

Милли бизәкле киемнәрне дә кулланучылар аз булып чыкты. Татар калфагын мөселман баш киеменә яраклаштыру, камзул, билле костюмнарга ләлә чәчәген төшерү омтылышлары күренде.

Заманча "Сөембикә", ретро "Тукай стайл"

Оренбурдан килгән яшь дизайнер Гөлфия Билалова ул көнне "Корстон" үзәге залында җыелган халыкны һәм шул исәптән, мәртәбәле кунакларны, жюри вәкилләрен дә "Ләйсән" дигән коллекциясенең зәвыклы эшләнеше белән шаккатырды. Аның чулпылары арттан чалмага тагылган иде, заманча да, милли да жилет булды, чалмалы һәм ирләрнеке сыман иркен костюм-чалбар, затлы баш киеме, Сөембикә ханбикәне хәтерләткән бизәкле күлмәге дә башкалардан аерылып торды. Гөлфия Билалова яшь модельерлар арасында җиңүче дип игълан ителде.

Бәйгедә Тукай чорын хәтерләткән, тарихи фоторәсемнәрдән төшкән сыман борынгы татар киемнәрен тәкъдим иткән "Җомга" тупланмасы да булды. Якын Көнчыгышка мөкиббән киткән дизайнерлар күбрәк гарәп хатыннарын хәтерләткән күлмәкләр, чалмалар күрсәтте.

Ә инде танылган дизайнерлар арасында җиңүче итеп Зарина Бабаҗанова табылды. Ул бәйгегә туй күлмәкләрен тәкъдим иткән иде. Ул үзе кебек киң танылган, мөселман киеме тегүче берничә​ зур бренд белән ярышты. Бабаҗанова исламча киенүче кызлар, ханымнар арасында гына түгел, дөньяви тормыш алып бара торган хатын-кызлар арасында да яхшы танылган. Аның идәнгә кадәр озынлыктагы, билле күлмәкләрен сәясәтче ханымнар да, Русия күләмендә танылган җырчылар да кия. Мәсәлән, Ольга Скепнер шундыйларның берсе. Бабаҗановада күлмәк тектерү шактый дәрәҗәле санала. Аның бу бәйгедә җиңүе дә көтелгән вакыйга булды.

Иран кием осталары үз эшләрен бәйгедән тыш програмда күрсәтте. Анда күбрәк озынрак костюм, жакетлар урын алды. Бәя бирүче профессионаллар һәм тамашачылар арасында да ираннар булды. Жюри әгъзаларының берсе Иран консулының җәмәгате иде.

Татарстандагы профессиональ һәм башлангыч дизайнерлар да дөньякүләм барган ислам киемнәре бәйгеләре белән бер юнәлештә бара дип әйтеп була. Джакарта, Куала-Лумпур мөселман ислам модасы атналары бик купшы үтә һәм бөтен дөньяда билгеле, абруйлы дизайнерлар җәлеп итә. Аларда да чалма һәм озын күлмәк.

Заманында Казанда бер автосалонда эшләүче мөслимәне яулык бәйләгән өчен эштән куганнар иде. Хуҗа "ул үзенең яулыгы, кыяфәте белән дресс-кодны боза, мөштәриләрне куркыта" дип белдергән иде. Ул вакытта мөселман хатын-кызлар даирәсеннән кызны яклаудан тыш, мөслимәләр өчен офиска кия торган, бәйрәмнәргә бара торган һәр урынга үзенә ярашлы киемнәр әзерләргә кирәк дигән сүзләр дә яңгырады. Бу бәйге күрсәткәнчә, эшкә киерлек аерым, бәйрәмгә киерлек аерым күлмәк, чалбарлар хәзер бар һәм бу тармак шактый үскән.

Мөслимәләр җәмгыятьтә үз урынын табып кына калмый, исламча да, заманча да яшәүче аерым бер мохит тудыра алган. Мәсәлән, бу күргәзмәдә ислам модасы тармагына кергән хәләл ашлардан кала, бизәнү әйберләре, мөслимәләр өчен косметика, хушбуйлар, зәркән әйберләре, мөселманча сәгатьләр, ислам тематикалы яшь бала киемнәре, уенчыклар да тәкъдим ителде. Шулай ук мөслимәләр өчен генә ябыгу клублары, йога күнекмәләре, массаж ясау, хатын-кыз һәм шәхес буларак үстерүче тренинглар, арт-терапия, бию, рәсем ясау, тегү, чигү укуларын тәкъдим итүче үзәкләр, хезмәтләр дә ярыша-ярыша үзенә җәлеп итергә тырышты.

XS
SM
MD
LG