Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Мәскәү хакимияте оппозициянең "Үзгәрешләр маршын" уздыруга мөрәҗәгатен кире каккан


Мәскәүдәге каршылык чарасы. 20 сентябрь 2015 ел.

Мәскәүдәге каршылык чарасы. 20 сентябрь 2015 ел.

Оппозиция чараны 12 декабрьдә уздырырга ниятләгән иде. Уздыруга рөхсәт сораган мөрәҗәгатьне 1 декабрьдә биргәннәр.

Мәскәү хакимияте 12 декабрь Конституция көнендә «Үзгәрешләре маршы» протест чарасын уздыру турындагы оппозиция мөрәҗәгатен кире каккан. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгына Мәскәү төбәк имимнлеге департаментыннан булган шалтыратуга сылтама белән чараны оештыручыларның берсе – "Каршылык гамәлләре комитеты" әгъзасы, журналист Александр Рыклин хәбәр иткән.

30 мең кешегә исәпләнгән йөрешне Пушкин мәйданнын башлау һәм азакта Сахаров проспектында митинг үткәрүне сорап мөрәҗәгать мэриягә 1 декабрьдә бирелгән булган. Оештыручыларга альтернатива буларак башка бернинди урын тәкъдим ителмәгән һәм бу канунга каршы килә, ди Рыклин. Мәскәү хакимиятенең чарага рөхсәт бирмәү "конституцион һәм гражданнар хокукларын боза", дип саный оппозиционер.

Мәскәү мэриясеннән оппозиционер белдерүләренә аңлатма әлегә юк.

XS
SM
MD
LG