Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:51

АКШ мәхкәмәсе Ирек Хәмидуллинны август аенда гаепле дип тапкан иде.

Чыгышы белән Чаллыдан булган 55 яшьлек Ирек Хәмидуллин АКШ мәхкәмәсе тарафыннан гомерлек төрмәгә хөкем ителгән. Бу хакта АКШ юстиция министрлыгы хәбәр итә.

2015 елның августында АКШ мәхкәмәсе Ирек Хәмидулинны 15 пункт нигезендә, шул исәптән “Талибан” хәрәкәте һәм “Әл Каидә” төркеме яклы террор эшчәнлектә гаепле дип тапкан иде. Узган елның ноябрендә Хәмидуллин үзенә белдерелгән барлык гаепләүләрне кире какты.

Совет армиясенең элекке офицеры Ирек Хәмидуллин 2009 елда Әфганстан чиге буенда кулга алынган. Ул чик буе полициясе капкасына һөҗүмдә, террорчыларга ярдәм итүдә, американ хәрби очкычына һөҗүм итүдә һәм американ ватандашын үтерү омтылышында гаепләнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG