Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:09

Русиянең хәрби очкычы төрекләр тарафыннан бәреп төшерелгәннән соң кабынып киткән низаг сөйләшүләр аша чишелер дигән өмет юкка чыкты.

Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу 3 декабрь Белградта русияле коллегасы Сергей Лавров белән сөйләште, ләкин бернинди уңай нәтиҗә чыкмады. Шул ук көнне Русия президенты Владимир Путин федераль җыенга юлламасында Төркия президентына кабат бик каты сүзләр белән һөҗүм итте. Эрдоган да аңа җавабын кайтарды. Төркиянең аргументы АКШ, Германия һәм Гыйракның көрд җитәкчелеге тарафыннан кабул ителде. Кыскасы, ничә еллар яулык бизәкләгән сыман адым-адым яхшыга таба үскән мөнәсәбәтләр кинәттән өзелү дәрәҗәсенә җитте. Моның тормышның төрле якларына тискәре йогынтысы булачак. Бу язмада без мәсьәләнең һуманитар ягына тукталырбыз.

Хәзер төрекләрнең тарих белән кызыксынучы бер өлеше госманлы чорында руслар белән булган сугышларны искә төшерә башлады. Ике арада унбер зур сугыш булган һәм төрекләр моның тугызында җиңелгән. Шул сәбәпле булса кирәк, төрекләрдә “Рустан дус, аюдан тире булалмый” дигән әйтем таралган. Дөрес, бу әйтем архаик, югыйсә руслар белән бу хәтле төрек өйләнешмәгән булыр иде. Төрекләрнең шактые Мәскәүдә яши, күбесе рус хатыннарына өйләнгән һәм балалары бар. Хәтта кайберләре Русия ватандашы да булган. Төрек журналисты Җенк Башламыш аларның санын 90 мең дип фаразлый. Инде мондыйлар һәм башка төрекләр кичә генә дуслар булса, хәзер дошман булып калдылар. Аларга мөнәсәбәт нинди булачак? Русиядән килгән хәбәрләр һич тә күңелле түгел.

28 ноябрь Чуашстанда докторантурада укыган бер төрек аспирантының тоткарланган булуы хәбәр ителде. Воронеж югары технология институтында укыган төрек студентларына илләренә кайтып китәргә күрсәтмә бирелгән. Сарытау дәүләт университетында укыган йөзгә якын төрек студентына тентүләр булган, 20се тоткарланган. Мондый хәбәрләр килеп тора. Балалары Русиядә укыган ата-аналарның эчендә зур кайгы.

Соңгы 20-25 елда рәсми яки рәсми булмаган мәдәни оешмалар, университетлар, сәнгать үзәкләре, төрки халыкларның оешмалары һәм башкалар Русиядә үз ишләре белән мөнәсәбәтләр урнаштырган иде. Төркия, бигрәк тә төрки халыклар белән кызыксынды.

Төрки илләр мәдәният министрлары тарафыннан 1993 елда төзелгән ТӨРКСОЙ оешмасында Русиядән алты төрки республика: Татарстан, Башкортстан, Алтай, Саха, Тыва һәм Хакас күзәтүче әгъза иделәр. Хәзер бу илләр шушы оешманың эшләрендә катнаша алмаячак. Шулай ук Евразия язучылар берлегенә башкалар белән беррәттән татар язучылары, шагыйрьләр өчен юллар ябылды. “Кардәш каләмнәр” журналында аларның әсәрләренең тәрҗемәләре дөнья күрә иде. Татарстан мәдәният министрлыгы Төркиядә эшчәнлек күрсәтә алмаячак. Сәнгатькәрләр һәм түрәләргә дә Төркия капкасы ябылды.

3 декабрь Казан федераль университеты (КФУ) каршындагы Юныс Әмре үзәгенең эше туктатылачагы хәбәр ителде. Үзәк Казанда 2013 елда ачылган иде. Ул КФУның Анкарадагы Юныс Әмре институты белән килешү нәтиҗәсендә ачылды. Аның эшчәнлегенә студентларны Төркия мәдәнияте, сәнгате, тарихы белән таныштыру, төрек теленә өйрәтү, Төркия белгечләре катнашында конференцияләр, лекцияләр, күргәзмәләр уздыру керә иде. Инде бу эшләр дә туктала дигән сүз.

Төркиядә укыган татар студентлары каникулда өйгә кайтсак, кире җибәрмәсләр дип уйлый. Төрек ватандашы булган татарлар Казанга бара алмабыз дип борчыла. Әле Төркиядәге татар студентларына кире кайтыгыз дигән күрсәтмәләр булмады. Чөнки алар туган халык вәкилләре дип кабул ителә.

Авыр вазгыятьтә калганнар асылда Русиядә укуда булган төрек студентлары. Бу турыда иң төгәл мәгълүматны Казанда аспирантурада укыган Әхмәт Балҗы БиБиСи-нең төрек бүлегенә биргән. Укытучыларыбыз, кафедра җитәкчебез һәм факультет деканы укуыгызны рәхәтләнеп дәвам итүегез өчен кулыбыздан килгән һәммә нәрсәне эшләрбез диделәр. Икенче яктан Казандагы баш консулыбыз безләрне чакырып, кирәк булмаса, өйләрегездән чыкмагыз дип безне кисәткәч, вазгыятьнең нинди кискен булуын аңладык. Чабаксарда бер академикның тоткарланган булуын ишеттек. Казан студентлары паспортларын факультетның чит ил бюросына тапшыра, ә үзләре белән бер фотокопия йөртә, бу исә сәер бер хәл. Техник университетта бер түрә бер студентка, визаңны озайтмыйбыз, бар өеңә кайт дигәч, бездә паника булды. Полиция кайбер студентларны туктатып төрек булуларын белгәч, фотога төшергән.

Антальядә 40 мең рус яши. Шуларның күпчелеген төрекләргә кияүгә чыккан хатыннар һәм балалары тәшкил итә. Шәһәрдә 300 укучысы булган бер рус мәктәбе дә бар. Бер гайбәт аркылы биредәге руслар арасында паника туган. Имеш, бер рус су асты көймәсе яр буена килеп рус ватандашларын алып китәчәк икән. Шушы гайбәткә ышанганнар паспортларын һәм документларын җыеп яр буена таба бара башлаган. Соңгарак моның бер мәзәк булуы аңлашылгач, көлешкәннәр. Ләкин бу хәл кеше психологиясен бик яхшы күрсәтә.

Кыскасы, бу низагтан байтак рус, татар, төрек һәм башкалар да зыян күрә.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG