Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:50

"Радикал агымнарга каршы тору өчен дини белемне арттырырга кирәк"


Казанда "Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту" темасына дини мөгаллимнәрнең белемен арттыру җыены узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин интернетта татар мөселманнарын җиһадка чакыру видеосына карата фикерен җиткерде. Мондый җыен аша диния нәзарәте радикал дини агымнарга каршы торырлык белемле мөгаллимнәр әзерләмәкче.

3 декабрь "Казан" милли-мәдәни үзәгендә оештырылган курслар быел икенче мәртәбә үтте. Җыенга республика районнарыннан башлангыч дини белем бирүче 300гә якын мөгаллим җыелган иде. Төп мәсьәләләрнең берсе итеп дини мәгариф системасын тәртипкә салу проблемасы каралды. Мәгълүм булганча, быел дәүләт дәрәҗәсендә Болгар ислам академиясен булдыру турында карар кабул ителде. Чарада катнашкан Татарстан мөфтие сүзләренчә, бу дини мәгарифнең иң югары баскычы дип әйтерлек икән.

“Бүген мөселманнар өчен мөмкинлекләр күп, әмма исламнан ерак торган кешеләрнең төрле проблемнар тудыруына юл куймаска кирәк. Ислам асылын гыйлем аша гына дөрес итеп җиткереп була”, ди ул.

"Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту" җыенында чыгыш ясап, мөфти интернетта татар мөселманнарын җиһадка чакыру видеосына аерым тукталып үтте.

“Әлеге видеода берәү дин һәм милләтара көрәшкә чакыра, дәүләткә каршы барырга куша, мәчетләрне җимереп иблис дәүләте төзеп, тарихи вакыйгалар белән уйнамакчылар. Тарихта булган кайбер хәлләрне үзләренчә шәрехләп, фикерләрне бутыйлар. Кансыз һәм надан кешеләрнең гамәлләре аркасында бөтен исламны түбәнсетү күзәтелә. Без аларга каршы көрәшергә тиешбез”, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Җыенны алып барган РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин да Камил хәзрәтнең уй-фикерләрен дәвам иттереп, бүген дин өлкәсендә гыйлем җитмәве һәм шуңа да яшьләрнең радикал агымнарга иярүләрен әйтте.

“ИГИЛга, Сүриягә сугышырга китүчеләр кайберләре акча эшлим дип китә, ышанып, мөселман дәүләте төзим дип китүчеләре дә бар. Шуңа күрә җәмгыятьтә ислам дине хакында дөрес мәгълүмат күбрәк бирергә кирәк”, ди Мөхәммәтшин. Ул чит илләрдә белем алуга да шик белдерде, Русиядәге мөселман яшьләре үз илләрендә дини белем алсалар ышанычлырак булачак, читтән нәрсә алып кайтуларын белеп булмый, ди галим.

“Барган җирдән радикал идеология ияреп кайтырга мөмкин. Аерып, бу илдә тыныч, монда белем алып кайтып була дип әйтерлек замана түгел”, дип Рафик Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясе кирәклегенә тагын бер кат басым ясады.

Татарстан президент аппаратының эчке сәясәт департаменты киңәшчесе Айнур Солтанов та дини мәгариф өлкәсендә проблемаларның күп булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, мәчет каршындагы курсларда укытучыларның белем дәрәҗәсе түбән.

“Дөньяда барган вакыйгалар аркасында бүгенге вазгыять укытучылардан икенче төрле әзерлек тәлап итә. Яшьләр төрле утопистик агымнарга ияреп, радикал уйлар белән йөриләр. Сугышырга киткән кешенең яңадан монда кайтып нормаль тормыш белән яши башлавы икеле. Шуңа күрә, мәчет каршындагы курсларда укытучыларның белем дәрәҗәсен үстерергә кирәк. Ислам турында мәгълүматны ачып бирә алмау сәбәпле, яшьләр интернет һәм социаль челтәрләргә мөрәҗәгать итә, кызлар исә Кавказдагы егетләр белән аралаша башлый”, ди Солтанов. Аның фикеренчә, яшьләргә белем бирә башлап, аларны ярты юлда калдырып, интернеттагы эстремистлар кочагына ыргыту – дөрес әйбер түгел. Эзлекле, катлаулы сорауларга да җавап таба алырлык, шәкертләр, укучылары белән якты, дустанә мөнәсәбәт тудыручы, белемле дини мөгаллимнәр кирәк.

XS
SM
MD
LG